tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан – өчпочмак, Башкортстан – бәлеш белән алдыра
Татарстан – өчпочмак, Башкортстан – бәлеш белән алдыра

Татарстан – өчпочмак, Башкортстан – бәлеш белән алдыра

Туристлар да барган җирләрендә тик йөрми, һәр төбәкнең табигатен, шәһәр-авылларын гына түгел, пешергән ашларын да татып карый икән.

Алар фикере буенча, Татарстанда иң тәмле камыр ашы пешерәләр. Казан өчпочмаклары туристларның 33 процентының тавышын җыйган.

Бу исемлеккә Башкортстан, Кырым, Карелия һәм Тверь өлкәсе дә кергән. Башкортстан туристларны үзенең тел йотарлык бәлешләре белән әсир иткән, сәяхәтчеләрнең 20 проценты аңа өстенлек биргән.

Рейтинг социаль челтәрләрдә сораштыру нәтиҗәләре буенча төзелгән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*