tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Россия башкаласында республикабызга бәйле чаралар 15 августта башланып киткән иде. Бу көнне “Библио-Глобус” китап кибетендә  республикада басылган китапларны тәкъдим иттеләр.

Бүген исә Мәскәүдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны хөрмәтләп, аның биредәге һәйкәленә чәчәкләр салынды. Әлеге тантанада Мәскәү хөкүмәте вәкилләре, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, киң җәмәгатьчелек катнашты.

Габдулла Тукай һәйкәле Новокузнецкая урамындагы скверда урнаштырылган. Ул 2011 елда шагыйрьнең туган көне – 26 апрельдә ачылган иде.

фото: president.tatar.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*