tatruen
Баш бит / Яңалыклар / БӨЕК ӘДИП МӘҖИТ ГАФУРИГӘ – ЧӘЧӘКЛӘР
БӨЕК ӘДИП МӘҖИТ ГАФУРИГӘ – ЧӘЧӘКЛӘР

БӨЕК ӘДИП МӘҖИТ ГАФУРИГӘ – ЧӘЧӘКЛӘР

Бүген, 1 август көнне, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге Мәҗит Гафури исемендәге фонд җитәкчесе Люция Камаева белән берлектә күренекле прозаикны искә алырга җыелдылар.

Очрашуда Башкортстандагы татар оешмалары җитәкчеләре, Язучылар берлеге әгъзалары, шәһәр администрациясе вәкилләре катнаштылар.

Чара Уфаның Мәҗит Гафури исемендәге башкорт драма театры каршында урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр салудан башланды.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин әйтүенчә, Мәҗит Гафури – ул ике дус халыкның – татар һәм башкортның уртак хәзинәсе. Бөек әдипкә багышланган чыгышларында күпләр Мәҗит Нургани улының иҗатын югары бәяләделәр, шәхес буларак зурладылар, шигырьләрен укыдылар.

Очрашу шагыйрьнең Матросов паркында урнашкан каберенә дога кылу белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*