tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эшләр уртак, теләкләр бер
Эшләр уртак, теләкләр бер

Эшләр уртак, теләкләр бер

Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округы татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка үзләрендәге эшләр хакында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, алар бүген барысы бергә Ростов-Дон шәһәрендә Татар халкының үсеш стратегиясе белән танышу өчен җыелды.

Әстерхан өлкәсе “Дуслык” татар милли мәдәнияте оешмасы җитәкчесе Әнвәр Алмаев белдергәнчә, яшьләр татар ансамбльләрен, татар театрын, китапханәләрне ничек оештырырга кирәклеген тәҗрибәле кешеләрдән өйрәнергә тиеш. Бу фикере юкка түгел. Чөнки Әстерханда яшьләр активлашкан. Оешмага тартылучылар саны 4 тапкыр үсте, ди яшьләрне үз артыннан ияртеп баручы Данил Хәлморатов. Тик менә алар арасында күбесе озак тоткарланмый, ди ул.

– Без хәзер аларны кызыксындыру чараларын эзлибез. Һәр шимбә очрашулар уза. Актив яшьләрне социаль челтәрләр аша эзлибез. Милләт язмышы белән чын күңелдән кызыксынучыларны гына үз арабызга алабыз.

Васил Шәйхразиев Әстерхан яшьләренең эш тәҗрибәсен Казанда август аенда узачак яшьләр өчен укулар вакытында башкаларга да күрсәтергә кирәклеген әйтте.

Сочидан килгән имам Вәлит Ильясов үзләренең эшчәнлеге хакында сөйләде. Бездә ике милли иҗтимагый оешма, 8 мөселман оешмасы бар, ди ул. Үз сайтларын булдырганнар. Төбәктә милли чаралар еш уза. Аларны сайтта яктыртып барабыз, ди.

Дагыстандагы “Туган тел” татар милли мәдәни оешмасы җитәкчесе Эльмира Кадыйрова 6 июньдә Көньяк сабантуй уздырырга җыенуларын, әзерлек эше баруын әйтте. Махсус сайтыбыз да бар, бергәләп матур итеп оештырасы иде, ди.

Краснодар шәһәрендәге “Йолдыз” татар милли-мәдни мөхтәрияте җитәкчесе Вәлит Рәхмәтуллин үзләрендә зират булмавын әйтә. Васил Шәйхразиев мәсьәләне башка төбәкләр мисалында хәл итәргә киңәш итте. Аерым җир алу катлаулы, шул тирәлектә булган зираттан сектор, ягъни участок алырга мөмкин. Бу тиз хәл ителә, диде Милли Шура рәисе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*