tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конгресс милләт сагында
Конгресс милләт сагында

Конгресс милләт сагында

Иҗтимагый оешмалар җәмгыятьнең мөһим бер өлеше булып тора, шуңа да алар төбәктә булган теге яки бу хәлләргә һәрдаим үз мөнәсәбәтләрен белдерә, халык файдасына төрле чаралар оештыра. Мәсәлән, “Нижгар татарлары конгрессы” дип аталган оешма дистә елга якын төбәктәге милләттәшләрне берләштереп, яшь буынны милли юнәлештә тәрбияләргә ярдәм иткән эшчәнлек алып бара. Күптән түгел Уразавылда аның катнашында бөек якташ-җырчыбыз Хәйдәр Бигичевның 70 еллыгына багышланган фестиваль-конкурс булып үтте. Шулай ук Уразавыл сабан туен оештыруда актив катнаша, ай башында Семочки белән Пашат арасындагы шәһитләрнең 100 еллык хәтер чарасын да алар оештырды, ә Корбан бәйрәме уңаеннан район үзәгендә төбәк дин әһелләрен бәйрәм табыны артында җыеп, бу өлкәдә булган проблемаларны өскә салып сөйләштеләр.

Шул ук кичне Конгресс ярдәме белән якташ җырчыларыбыз Уразавыл мәдәният йортында хәйрия концерты бирделәр. Шуны да әйтергә кирәк, оешма балалар һәм яшьүсмерләр арасында милли юнәлештә агарту эшен дә актив алып бара: тел, гореф–гадәтләр, кече ватан тарихы һәм башка тематик конкурслар оештыра.
Шушы чаралар һәм оешманың киләчәккә планнары турында без аның җитәкчесе Гаяр ага Хәсәнов белән сөйләштек.

– Гаяр Абдрахманович, Сез оешма эшчәнлегенә нинди бәя бирәсез?
– Минемчә, иҗтимагый оешма уңышларын аның идарәсе түгел, халык бәяләргә тиеш. Без башкарган эшнең кирәклеге турында фактлар сөйли. Мәсәлән, Хайдәр Бигичев фестивале бик масштаблы булып үтте, анда Кызыл Октябрь районыннан гына түгел, татарлар күмәк яшәгән башка төбәкләрдән дә конкурсантлар катнашты. Бу, әлбәттә, фестивальның кирәклеген белдерә. Гомумән алганда, бөек якташ-җырчыларыбыз Рәшит Ваһапов белән Хәйдәр Бигичев исемнәрен мәңгеләштереп, төрле чаралар үткәрү мөһим эш, чөнки бу яшь буында татар үзаңын булдыруга ярдәм итә. Якташыбыз Рифат Фаттахов та шушы юнәлештә байтак эш башкара, рәхмәт үзенә. Ләкин эстафетаны ышанычлы кулларга тапшыру өчен лаеклы алмаш кирәк. Рәшит белән Хәйдәр кебек шәхесләр юк диярлек бүген бездә. Алар нижгар татарларын бөтен дөньяга танытты һәм милләтебезгә яңа Ваһаповлар, Бигичивлар тудырыр өчен эшлибез.

– Берничә ел Сез җитәкләгән оешма патронажы астында һәм Кызыл Октябрь районы администрациясе ярдәме белән төбәк татар авылларының дин әһелләре җыелып киңәшә. Бу чараның максаты нинди?
– Изге Ислам дине безне Аллаһыны барлап, дөрес яшәргә өйрәтә. Хак динебез милләт нигезе булып та тора, димәк, татарлыгыбызны саклап калуга булыша. Әби-бабайлардан калган милли гореф-гадәтләребез дә Ислам кануннарына бәйле, ә иҗтимагый оешма аларны түкми-чәчми яшь буынга җиткерүне төп бурычы дип саный. Авыллардагы дин әһелләре – иң абруйлы, халыкка дөрес яшәү кагыйдәләрен өйрәтүче кешеләр. Шуңа күрә дә без дингә кагылган проблемалар белән кызыксынабыз һәм аларны чишәргә булышабыз. Бу эштә район администрациясе идарәсе дә, өлкә мөселманнары Диния нәзарәте дә актив катнаша. Нәтиҗә буларак, бүген мәчетләребезгә күбрәк яшьләр йөри башлады. Мәсәлән, Мәдәнә мәчетенә соңгы елларда ярты йөзгә кадәр мөселман җомага йори, балалар да намазга баса. Соңгысы аеруча шатландыра.
– Корбан бәйрәме көнне район үзәге Уразавылда Динар Фәйсханов һәм башка якташ-җырчылар “Туган ягым – Нижгарым!” дигән хәйрия концерты бирде. Бу чара да иҗтимагый оешма ярдәме белән оештырылды дип беләбез.
– Мәдәни чаралар, аеруча бәйрәм көнне, бик урынлы, ә концертта якташ артистларының катнашы – яшьләргә үрнәк өлгесе булып тора. Иҗтимагый оешмада оештыру эшләрен, аеруча мәдәни юнәлештәгеләрне, минем урынбасарым Гөлнара Абдуллина алып бара. Форсаттан файдаланып, аңа чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Безнең эшчәнлеккә район администрациясе идарәсе дә һәрчак ярдәм итә, аларга да зур рәхмәт.

– Гаяр Абдрахманович, Сез җитәкләгән оешма эшчәнлеге каян финанслана?
– Нижгар татарлары конгрессы, башка иҗтимагый оешмалар кебек үк, төрле грантлар һәм сонсорлар ярдәме белән эшчәнлек алып бара. Грантлар өлкә хакимияте тарафыннан аерым проектларны тормышка ашырырга бирелә. Мәсәлән, без быел өч грантка ия булдык. Алар ярдәмендә Хәйдәр Бигичев фестивален, Уразавыл сабан туен һәм шәһитләрнең 100 еллыгына багышланган Хәтер көнен оештырдык, башка чараларны спонсорлар һәм район хакимияте ярдәме белән үткәрәбез. Төп сонсорлардан Чүмбәли хуҗалыгы башлыгы Рушан Сибгатуллинны, “Шамил и Ко” компаниясе җитәкчесе Шамил Айсинны, Зур Рбишча эшмәкәре Рамил Бедретдиновны, Пашат эшмәкәре Илнур Абдуллинны, Кызыл Октябрь райпосы рәисе Назыйм Юсиповны, Уразавыл аграр хуҗалыгы җитәкчесе Наил Абдурахмановны һәм Актук эшмәкәре Тимур Билаловны билгеләп үтәр идем.

– Киләчәккә планнарыгыз нинди?
– Әлбәттә, милләтебез игелегенә эшчәнлекне дәвам итү. Шуңа омтылабыз һәм моның өчен көчебезне кызганмыйбыз.
– Гаяр Абдрахманович, әңгәмәгез өчен рәхмәт, уңышлар Сезгә.

Ринат СӨННӘТОВ 

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*