tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсендә “Татар кызы-2019” – Алсу Сәйфулина
Пенза өлкәсендә “Татар кызы-2019” – Алсу Сәйфулина

Пенза өлкәсендә “Татар кызы-2019” – Алсу Сәйфулина

24 ноябрьдә Пенза өлкәсендә төбәкара “Татар кызы – 2019” бәйгесенең финалы узды. Финалда 7 кыз катнашты. Бәйгене Пенза өлкәсенең милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Туктаров Җиһанша Зәйнәтулла улы ярдәмендә уздырылды.

Кызлар бер айдан артык бәйгедә үз сәләтләрен үстерү максатыннан вокал, бию, тел, тарих, аш-су пешерү дәресләрен алды. Катнашучы кызлар үзләренең сәләтен, тырышлыгын, уңганлыгын расларга тиеш иде. Алар сәхнә йөрешендә, татар кызының нинди сыйфатларга ия булуы хакында язмада, үзләре әзерләп килгән милли ашамлыклары аша, татар халкының тарихы турында сөйләп үз сәләтләрен күрсәттеләр.

«Татар кызы» исеменә 18 яшьлек Сәйфулина Алсу лаек булды.

Ул узенең татарлыгын матур чыгышы, тәрбияле булуы, тарихны яхшы белүе һәм туган телендә саф сөйләшүе аша раслады. Шул рәвешле, «Татар телен яхшы белүче» дипломы да, истәлекле буләкләр дә Алсуга тапшырылды.

Җиңүче кыз киләсе елның август башында Халыкара “Татар кызы – 2020” бәйгесенең ярымфиналында катнашачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*