tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сахалинда яшәүче милләттәшләребез Икенче бөтендөнья сугышы ветераннарын хөрмәтләде
Сахалинда яшәүче милләттәшләребез Икенче бөтендөнья сугышы ветераннарын хөрмәтләде

Сахалинда яшәүче милләттәшләребез Икенче бөтендөнья сугышы ветераннарын хөрмәтләде

Сахалин татар милли-мәдәни автономиясе агымдагы елның 17 нче сентябрендә “Память сильнее времени”- “Хәтер вакыттан көчлерәк” Бөтенроссия акциясындә катнашты. Чарада 67 ветеран катнашты, шуларның 5 се – татарлар, дип хәбәр итә милләттәшләребез.

Бәйрәм кысаларында Икенче бөтендөнья сугышы ветераннары һәм сугыш балалары өчен төрле милләтләрнең халык ашларыннан торган табын корылды. Ветераннарның барчасына да бүләкләр тапшырылды, төрле халыкларның җыр-биюләреннән торган концерт күрсәтелде.

Бәйрәмне оештыруга матди ярдәмне җирле татар яшьләре күрсәтте. Килгән кунакларыбыз мондый чараларны ешрак уздырырга тәкъдим итте, дип хәбәр итә Сахалин татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*