tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йөрәк серләре
Йөрәк серләре

Йөрәк серләре

Вятка Аланы “Ак калфак” оешмасы февраль күчмә утырышын каһарман шагыйребез Муса Җәлил туган көненә туры китереп җыйды.

Каһарманнар өлеше

Мусаның  “Җырларым, сез шытып йөрәгемдә, Ил кырында чәчәк атыгыз” дигән шигъри юллары мәктәп елларыннан бирле күңелләребездә йөри. Ватаным дип көрәшкән милләтебез улы  илбасарлар тарафыннан җәзалап үтерелә, әмма ул нәкъ үзе әйткәнчә – йөрәк түреннән чыккан җырлары белән  хәтеребездә яши. Бүген без  татарлар иркенләп җыелып, рәхәтләнеп ана телендә кичәләр үткәрә алабыз һәм тормышыбызга кагылышлы бар темаларны да уртага алып сөйләшәбез икән – бу каһарманыбыз Муса Җәлил һәм аның кебекләр өлеше дә.

Басма журнал кебек

Төбәкнең “Ак калфак” җитәкчесе Рәйсә ханым  Мөхәммәтшина утырышны йөрәк серләрен ачуга багышлап, озаклап уйлап тормый “Йөрәк серләре” дип атаган иде. Йөрәк темасы Ватанга мәхәббәт хисләре аша да, ярату-яратылу аркылы да, саулык күзлегеннән дә бу көнне киң итеп ачылды дияргә була. Гомумән, “Ак калфак” утырышларыбыз хатын-кызларга багышланган басма журналларны хәтерләтә  – үзебезне кызыксындырган  темаларны алып, шул темалар буенча экспертларны чакырып, һәръяклап ачарга тырышабыз. Ә темалар күп төрле – милләт язмышы, туган тел, Ватаныбыз тарихына үрелеп көндәлек тормышка кагылышлылары китә. Хатын-кызның бит аның белмәгәне, күрмәгәне, ишетмәгәне юк. Барсын үз иләге аша иләп, гаилә тәрбияли ул. Ә иләк сайлау өчен бер нәрсәне дә калдырмый бар нәрсәдән хәбәрдар булу мөһим. Безнең өчен зур яки кечкенә тема юк – барсы кызыксындыра.

Биш тә биш

Саулыкка килгәндә, бу турыда мәгълүмәтне җентекләп җиткерүче эксперт ролен Вятка Аланы “Сәламәтлек үзәге” җитәкчесе Светлана Леонидовна Логинова үтәде.  Ул,башта, залда утырган халыкны беркат күз йөртеп чыкты да, күпчелекнең олы яшьтә икәнлеген күреп, кайсыгызның үзе белән нитроглицерин даруы бар дип сорады. Бу дару беркемдә дә юк иде.

  • Хәзер табиблар нитроглицеринны бик тәкъдим итмиләр, ә бит ул үз яныгызда калдырмый йөртә торган дару, – диде Светлана Анатольевна һәм йөрәк һәм кан тамырларына кагылышлы авырулар турында сөйләп китте.

Икенче соравы холестерин турында иде.

  • Үз холестерины ничә икәнлеген кем белә? Кайчан үлчәткән идегез?
  • Моңа да җавап булмады.
  • Кан анализында холестерин күрсәткече 5,5 булырга тиеш, шикәрнеке дә 5,5. Югары икән – бу саулыгыгыз турында ныклап кайгырта башлауга сәбәп, – диде ул катгый итеп.

Зәм – зәм

Вятка Аланы мәчетеннән  Миннегалләм абыстай Дәүләтшина без җыелган җирдә һәрвакыт вәгазь сөйли. Бу юлы да шулай булды.  Әмма Муса Җәлил туган көне уңаеннан иң башта ул ана теле һәм милләтебез язмышы турында үзе язган шигырьне укыды. Абыстай вәгазендә саулыкка дин аша күз салып, карап торышка гади генә кебек, чынлыкта бик мөһим һәм бик тә урынлы булган киңәшләрен бирде.

  • Динебездә су эчүгә игътибар зур,әмма су эчә белүнең хикмәте бар, – диде абыстай. Ул безгә тәмләп карарга зәм-зәм суы алып килгән иде, бисмилла әйтеп, теләк теләп, аны эчәргә өйрәтте. Кем нинди теләк теләгәндер, белмим, шәхсән үзем, без, хатын-кызларның, менә шулай җыелышып, ана телебездә сөйләшеп, йөрәк серләребезне яшерми узара дустанә утырышуларыбыз дәвамлы булсын иде дидем.

Эрбет

Сәламәтлек темасын Рәйсә ханым дәвам итеп эрбет чикләвеге турында сөйләде. Сөйләде генә дә түгел, эрбет сөтеннән дә авыз иттек.

  • Базарга барып 1 килограмм эрбет чикләвеге алып кайтасыз, ул бер 900-1000 сумга төшә. Шул микъдәр сезгә бер айга җитә, – дип сөйли-сөйли Рәйсә ханым блендер әйләндерде. Аңа дүрт аш кашыгы чамасы чикләвек һәм су салынган иде. Күз алдыбызда ап-ак сөт барлыкка килде. – Менә, сыер да кирәк түгел, – диде ул елмаеп. – Эчеп карагыз әле, яңа сауган сөт исе һәм тәме килә! Куерак итеп чыгарсагыз сөт өсте кебек була!

Эрбет сөте килгән һәр кешегә тәмләп карарга җитте. Халык бик аптырашты. Чыннан да, яңа сауган сөт тәме килә иде.

Ә йөрәккә файдасы?! Эрбет чикләвеге составында калий белән магний күп булу сәбәпле, аны куллану йөрәк җепләрен ныгыта. Триптофан дигән әйбергә бай булуы йокысызлыктан интеккәннәр өчен файда. Витаминнары һәм безгә көндәлек кирәк булган күп сандагы минераллары элеге чикләвекне алыштыргысыз ризык итә.

Күпме ашарга соң? Көн саен бер уч тулыр-тулмас эрбет чикләвеге  ашаган кеше оттырмый.

Әлеге чикләвек кан составындагы артык холестеринны да киметә. Файдасы югалмасын өчен, аны, әлбәттә, кыздырмый һәм пешкән әйберләргә кушмый ашыйсы.

Шаккаттырды

Пешерми ашауга килгәндә, утырышка килүчеләрне сенсацион чыгыш көтә иде. Бүгенге утырышның махсус кунагы – Фирая ханым Гарифуллина булды. Ничә яшьтә икәнлеге әйтелмәгән булса, тиз генә яшен ачыклап булмас иде. Фирая ханым биологик яшенә караганда күпкә яшь күренә. Арган-талчыкан кыяфәт тә юк, күптән пенсия яшенә кергән булса да эшләвен дәвам итә. Кайда эшләгәнен күпләр белә. Фирая ханым фармацевт. Ул район хастаханәсендә урнашкан аптекада күп еллар хезмәт итә инде.

Хастаханәдә эшләсә дә, моннан берничә ел элек кунагыбыз бик нык авырый башлый. Табиблар ярдәме тими диярлек, шул вакыт ул, соңгы чик дип, пешерми ашауга күчә. Башта бар булган чирләре яңара гына, әмма соңыннан алар бар да китә.

Пешерми ашау ул нәрсә? Әлбәттә, җиләк-җимеш, яшелчә, төре үлән һәм чикләвекләр белән генә туклану.

  • Пилмән дә ашамыйсың мени? – дип сорады бер ханым, нык аптырап.
  • Юк, камырдан пешкән ризык та ашамыйм, – диде ул, елмаеп. – Кайда да булса кунакта чакта, хуҗаларны интектермәс өчен, кабарга туры килә, ә болай үзем өчен менә берничә ел инде ризык пешермим. Иртән торгач бүлеп-бүлеп ике литр су эчәм, беренче мәртәбә унбер тирәсендә генә ашап алам. Иртән һәр көн тибетныкы дип йөртелә торган һәм гормональ дип атала торган гимнастикалар ясыйм…

“Кояш” белән рәттән

Безнең утырыш Вятка Аланы “ЭтноМир” милли мәдәни үзәкнең тамаша залында барды. Алдыбызда “Кояш” татар җыры халык ансамбле чыгыш ясап, утырыш сәхифәләре җырлар белән үрелеп барды. Муса Җәлил темасын дәвам итеп, без Габдулла Тукай туган көненә хәтле дип, шигъри марафон дә игълан иттек. Шигырь укуны Сасмак авылыннан Сания ханым Хаҗиева дәвам итте. Аның авторлыгындагы шигырьләр һәрвакыт йөрәккә үтеп керә торган була, чөнки йөрәге түреннән чыгалар.

Миңа Киров өлкәсе татарлары конгресы җитәкчесе Равил Рамил улы Нургалеев үз исеменнән райондагы “Ак калфак” җитәкчеләренә язны ашыктырып бүләккә гөлләр тапшырырга кушкан иде. Урта Шөннән Рәмзия ханым Габдрахманова, Сасмактан Ризилә ханым Гыйльфанова, Түбән Шөннән Фатыйма ханым, Сосновка шәһәреннән Әлфия ханым Сабирова, Ямулдан Гөлсинә ханым Исламова һәм Вятка Аланыннан Рәйсә ханым Мөхәммәтшина – барыгызга да милләт өчен дип тырышып йөргәнегез, фидакарь хезмәтегез өчен ихластан зур рәхмәт!

Шәмсия Хәлимова, “Ак калфак” җитәкчесе

Автор фотолары

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*