tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Моңсу хатирәләр тулы очрашу
Моңсу хатирәләр тулы очрашу

Моңсу хатирәләр тулы очрашу

Тубыл шәһәренең татарлар һәм себер татарларының милли мәдәни автономиясе, 15 нче номерлы мәктәп белән бердәмлектә, Бөек Ватан сугышы корбаннарына багышлап, Коръән ашын үткәрде. Фәннүр хәзрәт Казыймов яу кырларыннан кайтмый калган ир-егетләрнең, әти-бабаларның, туган якларына, гаиләләренә кайтып мәрхүм булган сугыш ветераннарының якты истәлегенә, аларның рухларына багышлап Коръән сүрәләрен укыды.

Табын тирәсендә яулыкларын бөркенеп утырган әбиләрнең, түбәтәйле бабайларның күзләре сагышлы, уйлары үткән, әтисез үскән, ятимлекне күргән балачак елларына алып барды. Сагышлы, утлы елларда туган буын вәкилләре –ветеран укытучыларны, язмышларын укытучы хезмәте белән бәйләгән тыл ветераннарын, сугыш чорында туган якташларын автономия рәисе Сәет Хисмәтулин барысын да тигез күреп Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады, изге теләкләрен юллады. Автономия рәисе урынбасары Нуриля Шамратова:”Кызганычка ветераннарыбызның саны елдан ел азая.

Бүгенге Коръән ашына күпчелек тыл ветераннары килә алмадылар. Сезгә килүегезгә рәхмәтлебез. Арабызда тыл ветераннары, ветеран укытучылар Асия апа Шәипова, Зәкинә апа Абайдуллина, сугыш чорында туган, әтиләрен күрмәгән, бер генә мәртәбә “әти” дип әйтә алмаган кешеләр, ятим үскән, авырчылыкларга бирешмәгән Сөнгатулла абый һәм Заһидә апа Бекениннар, Гөлҗиһан апа Закирова һәм башка кунаклар да бар. Укытучы хезмәтенә гомерләрен багышлаган, авыр елларны эшләгән кунакларга сәламәтлек, озын гомер телибез,”-диде.

Фәннүр хәзрәт һәм күнаклар дога кылганнан соң, милли ризыклар белән тулы табын артында мәрхүм ветераннарны, күп еллар мәктәп директоры вазифасын башкарган сугыш ветеранын , орденнар, медальләр белән бүләкләнгән Камал абый Муратовны, сугышта булган укучыларны, укытучыларны искә алдылар. Коръән ашыннан соң хөрмәтле кунакларның игътибарына унбишенче мәктәпнең талантлы укучылары көче белән куелган концерт тәкъдим ителде.

Тубыл шәһәре татарлары һәм себер татарлары автономиясе Коръән ашларын үткәрүне традициягә кертте. Кичәдә кунаклар моңсу хатирәләре белән уртаклашып, аралашып, илгә тынычлыклар теләделәр. Үз күзләре белән ачлык-ялангачлыкны күргән, уртак язмышлары булган кадерле кунакларга мәктәп укучылары да җылы теләкләрен юлладылар, җырлар башкардылар.

Римма Умитбаева

Тубыл шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*