tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авыл турында яңа китап
Авыл турында яңа китап

Авыл турында яңа китап

Моннан алты ел элек Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе  төбәктәге татар  авылларынын тарихы турында китаплар  язуны максат итеп куйган иде. Бүген инде горурланып әйтергә була- өлкәдәге  67 татар авылынын 14 е турында саллы гына китаплар басылып чыкты. Бу эшне башлыча, шул авылларда яшәүче мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре башкара. Шушы көннәрдә генә Чардаклы районы Абдулла авылы хакында да чираттагы яна китап дөнья күрде. Шул унайдан мәктәптә Казан галимнәре, Татарстан сәнгать осталары катнашында авылдашларнын очрашу һәм китапны укучыларга тәкъдим итү кичәсе булды.

    Гомумән алганда, хәзерге Чардаклы районы татар сәнгатенә, әдәбиятына гына түгел, татар тарихына да байтак танылган шәхесләрне биргән як. Районның Әсән авылыннан СССРның халык артисты Габдулла Шамуков, Колмаердан беренче хатын-кыз татат шагыйрәсе Халидә Шаммасова, Абдулла авылыннан Гаяз Исхакыйның дусты, җәмәгать эшлеклесе Закир Кадыйри чыккан.

Моннан биш ел элек Абдулла авылында Закир Кадыйрига авылдашлары бюст та куйдылар. Өлкә үзәгендә аңа багышлап фәнни-гамәли конференция узды, 20 нче гасырның танылган җәмәгать эшлеклесе турында китап та басылып чыкты. Ул чакта очрашуга беренче тапкыр аның улы, туганнары да кайткан иде.

Бүген  авылда кабат зур тантана-Абдуллада “Авыл көне” уза. Бу бәйрәм махсус авыл тарихы турында басылып чыккан яңа китапны укучыларга тәкъдим итү өчен оештырылган. Кайткан кунаклар, читтә яшәүчеләр беренче эш итеп  авыл уртасына Закир  Кадыйри    һәйкәленә чәчәкләр куйдылар, күптән күрешмәгән авылдашлары белән аралаштылар.                                                  

Гомумән, Абдулла халкы авыл тарихына, аннан чыккан шәхесләргә зур игътибар бирә торган як.

    Авыл тарихы турында китап чыгару җирле крестьян хуҗалыгы җитәкчесе Самат Насыйровның да күптәнге хыялы була. Самат Насыйров  ике ел элек Бөтендөнья татар конгрессының төбәк тарихын өйрәнүчеләр съездында катнаша һәм шуннан кайтуга ул туган авылы турында  китап язарга шушы авылда туып-үскән, хәзер Ульяновскида яшәүче хезмәт ветераны Рифгат Әхмәдулловка мөрәҗәгать итә.                                                          

Татарстан  Фәннәр академиясенең “Татар энциклопедиясе” институты директоры  урынбасары, профессор  Рафаэль Шәйдуллин белдергәнчә, соңгы елларда төбәк тарихын өйрәнү, авыл турында китап язу күпләрне кызыксындыра икән.

Бәйрәмгә Татарстанның Саба районыннан килгән Илдар абый Сафин авылдашлары белән бергә 1995 нче елда авылда музей ачканнар. Инде менә Юлбат авылы турында саллы гына  китап та басылып чыккан.                             

    Шунысы мактауга лаек, хәзер Бөтендөнья татар конгрессы Илдар абый сыман төбәк тарихы белән кызыксынучылар өчен  махсус курслар оештыра башлады.

Китапны укучыларга, авылдашларга тәкъдим итү бәйрәмендә өлкәннәр Абдулла авылына, аның танылган шәхесләренә  кагылышлы  байтак истәлекләре, күңел түрендә саклаган хәтирәләре белән дә уртаклаштылар. Авыл көне Татарстан сәнгать осталарының матур концерты белән тәмамланды.

 

Рамис Сафин Ульяновск өлкәсе

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*