tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гаяз Исхаки юбилее уңаеннан
Гаяз Исхаки юбилее уңаеннан

Гаяз Исхаки юбилее уңаеннан

Февраль ае Чистай районында – Гаяз Исхакый ае булып билгеләп үтелә. Чистай районының төрле мәктәпләрендә күренекле язучының тууына 140 ел тулуга багышланган кичәләр, укулар, конференцияләр, язучы һәйкәленә чәчәкләр салу чаралары узды.

Наратлы елга урта мәктәбендә узган, Гаяз Исхакыйны  искә алу һәм Туган телгә багышланган кичәдә  драматург, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат, шагыйрә, С.Сәләйманова исемендәге премия лауреаты Рифә Рахман катнашты.

1 мартта Чистай районының берничә авылында искә алу чаралары, Гаяз Исхакыйныңа  туган авылы Яуширмәдә, язучылар, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, сәхнә осталары катнашында, язучының тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы кичә булачак.

Татарстан Язучылар берлегенең матбугат үзәге

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*