tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы – 2018” халыкара бәйгесе финалында Татарстан данын кем яклар?
“Татар кызы – 2018” халыкара бәйгесе финалында Татарстан данын кем яклар?

“Татар кызы – 2018” халыкара бәйгесе финалында Татарстан данын кем яклар?

2018 ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татар кызы” республика иҗтимагый фонды халыкара «Татар кызы-2018» бәйгесен уздыра. Татар кызларының күркәм сыйфатларын: тыйнаклык, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү сәләтен күрсәтү бәйгенең төп максаты булып тора.

Конкурс өч этаптан тора. Беренче этап Россия Федерациясе төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы районнарын зоналарга туплап сайлау турларын уздыруны да үз эченә ала. Бәйгедә катнашырга 18 яшьтән 25 яшьтәге милләтпәрвәр татар кызлары чакырыла. Татарстанның зональ этаплары Арча, Чистай, Түбән Кама шәһәрләрендә узды. Финалга Арча, Балтач, Кама Тамагы, Актаныш, Саба, Лаеш, Апас, Теләче районнарыннан һәм Чаллы шәһәрендә узып, 12 кыз сайлап алынды. Татарстан данын “Татар кызы – 2018” халыкара бәйгесенең финалында кем яклар?

Бу турыда без 20 июнь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында 18:30 сәг. узачак “Татар кызы – 2018” халыкара бәйгесенең Татарстан Республикасы этабында белә алачакбыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*