tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аэропортлар бәйгесендә Тукай кандидатурасы өчен 70 меңләп кеше тавыш биргән

Аэропортлар бәйгесендә Тукай кандидатурасы өчен 70 меңләп кеше тавыш биргән

Аэропортлар бәйгесендә татар шагыйре Габдулла Тукай кандидатурасы өчен 70 меңләп кеше тавыш биргән. Мәгълүматлар проектның рәсми сайтында чыкты.

4 декабрьдә “Россиянең бөек исемнәре” проектында халык тавыш бирү нәтиҗәләре игълан ителде.

“Великиеимена.рф” сайты мәгълүматлары нигезендә, Казан аэропортына Габдулла Тукай исемен бирү өчен сайлаучы халыкның 55 проценты тавыш биргән.

Татарстанның “Бигеш” аэропортына Түбән Камага нигез салучыларның берсе һәм җирле химия сәнәгатен булдырган Николай Лемаев исеме биреләчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*