enrutat
Баш бит / “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы сәламәт тормыш өчен
“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы сәламәт тормыш өчен

“Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы сәламәт тормыш өчен

Азнакай муниципаль районында сәламәт тормышны пропагандалау һәм психоактив матдәләрне куллануга каршы Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы эш төркеменең күчмә утырышы узды.  Утырышта республикадан, шулай ук Ютазы, Әлмәт, Бөгелмә, баулы һәм Сарман районыннан кунаклар катнашты.

Әлеге утырышта Азнакай районының җирле “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиева чыгыш ясап, утырышта катнашучыларның игътибарын җәлеп итте.

Укучыларыбыз игътибарына Эльвира ханымның чыгышын тәкъдим итәбез:

Хатын-кызлар иҗтимагый оешмаларының наркоманлыкны кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвеше идеяләрен формалаштырудагы роле

(Роль женских общественных организаций в формировании здорового образа жизни и профилактики употребления психоактивных веществ)

print_659460_950156Добрый день уважаемый  Марсель Зуфарович, Татьяна Вениаминовна, Лилия Мугамбаровна!Добрый день участники встречи!

Хәерле көн хөрмәтле президиум, очрашуда катнашучылар! Наркоманлык күп кенә яшьләр өчен гадәти күренешкә әйләнергә мөмкин. Бу күренеш белән көрәш алып барганда өстенлек балалар, яшьләр арасында наркоманлык таралуны кисәтүгә бирелергә тиеш. Ләкин бу  эш “Наркотик куллану сәламәтлек өчен зыянлы!” дигән лозунглар язып элүгә кайтып калмасын иде. Наркоманлыкны кисәтү яшьләр һәм яшьүсмер балалар белән һәр көнне алып барыла торган эш бер максатка  юнәлдерелгән булырга, аның бик хәтәр, хәтта дәвалап булмый, яшь кешене бик тиз үлемгә китерә торган авыру икәнен аңлату, яшьүсмернең үз акылы белән бу зарарлы матдәләрне кулланып караудан баш тартуына ирешү булырга тиеш.

Бүгенге көндә һәрбер җирлектә наркотик һәм химик психотроп матдәләрнең бик киң таралуын һәм төрле катлам яшьләр, хәтта укучы балалар өчен дә бик җиңел сатып алып булуын күзәтәбез. Әлеге проблема җәмгыять һәм милләт күләмендәге зур мәшәкать булып әверелде. Һәрбер милләт кешесе, һәр ата-ана, укыту- тәрбия бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар кече яшьтән үк балаларыбызга үз милли гореф-гадәтләребез һәм башка төр чаралар ярдәмендә киләчәк буынны бу афәттән саклап калу өчен бөтен көчен куеп эшләргә тиешбез.

Җәмгыятебез үзгәрешләр чоры кичерә. Икътисадта, белем һәм тәрбия бирүдә, тормышыбызның башка бик күп кенә өлкәләрендә югары технологияләр кулланыла, һәм әйтергә кирәк, һәрвакытта да уңай нәтиҗәләр генә китерми. Бигрәк тә яшь буынның рухи-әхлакый хәле борчый. Ә бит халкыбызның алдагы көне, киләчәк язмышы яшьләргә бүген нинди тәрбия бирү белән тыгыз  бәйләнгән.

Минемчә, бүгенге көндә яшь буынга дөрес тәрбия бирүдә халык педагогикасы хәзинәләреннән файдалану кирәклеге бигрәк тә үзен сиздерә. Чөнки яшь буында милли үзаң формалаштыру һәм шуның аша үз туган телен, халкын сөюче, аның чын тарихын өйрәнергә омтылучы, үз милләтенең мәнфәгатьләре өчен янып-көеп йөрергә сәләтле шәхес тәрбияләүне халык педагогикасыннан башка күз алдына китерепбулмый. Димәк, без көчле рухлы, үз-үзенә нык ышанган, максатчан эш итә белүче яшь буын тәрбияләү өчен гореф-гадәтләребезне, традицияләрне торгызу-яңарту чорында яшибез дисәк, ялгышмабыз.

Шушы  максатта безнең районның хатын-кызлар оешмалары тарафыннан районда яшәүче төрле милләтле халкыбыз белән зур эш алып барыла.

Үзебезнең җәмәгать эшләре арасында без хәйрия эшенә зур игътибар бирәбез, ә ул үз чиратында кешеләрне берләштерә, матур эшләргә этәрә. Элек-электән безнең халыкларда бер-береңә ярдәм итү- рухи сәламәтлек биргән, күңелләрдә ышаныч һәм өмет уяткан, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата мәрхәмәт күрсәтү, ярдәм итүдән күңелләргә рәхәтлек, тынычлык килгән.

Элеккерәк чорда халыкның күп өлеше авылларда яшәгән һәм бала тәрбияләүдә әби-бабайларның өлеше зур булган. Йорт-җир арасында эшләү, күрше-күлән белән аралашу, табигатьне, урман, җир-суларыбызны ярату хисе тәрбияләүдә саллы урын күмәк уеннар һәм башка гадәти тормыш-көнкүреш гадәтләре аша бирелгән. Әлеге матур гадәтләрне кабат тормышыбызга кайтару максатында үзебезнең  “Ак калфак” җәмгыяте  башлангычында төрле чаралар үткәрәбез һәм аларга яңача сулыш өрәбез, хәзерге заманга яраклаштырабыз.
Менә шуңа күрә районда җәй көне җиләк җыю, мунча себеркесе бәйләү бәйгеләрен оештырдык. Өлкән буын рәхәт­ләнеп балаларга җиләк җыюны ничек башлап җибәрергә, нинди дога укырга кирәклеген өйрәтсә, яшь­ләр, балалар бу эшкә шулкадәр кызыксынып кереште. Ә җый­ган нигъмәтләрне шәһәр картларына, мохтаҗларга тараттык. Шулай итеп, Рамазан аенда күркәм йола, саваплы эш башкарылды.

Һәр ел фасылының үз йолалары һәм традицияләре бар. Көз үзенең Сөмбелә бәйрәмнәре, каз өмәләре белән, яз Нәүрәз бәйрәме, Карга боткалары, кошлар көне белән үзенә тарта. Әлеге бәйрәмнәр яшьләрне дә, өлкән буынны да үзенә тартып тора.

Бик күп төрле тәрбия чаралары үткәрәбез, тормышның барлык якларын искә алабыз, алар арасында үз илең, үз Ватаныңның чын кешеләрен тәрбияләү әһәмиятле урын алып тора. Без районда яшәүче аналар исеменнән солдат бурычын үтәүчеләргә хатлар җибәрәбез, изге теләкләребезне юллыйбыз. Сугыш һәм хезмәт ветераннары белән очрашулар үткәрәбез, үзебезнең рәхмәтебезне җиткерәбез, инвалид балаларга ярдәм оештырабыз.

Тарихи үсеш дәвамында халыкның хәтер сандыгында бала тәрбияләү белән багланышлы карашлары, фикерләре һәм ысуллары тупланып килгән, һәм бу гаҗәеп рухи хәзинә, өзлексез камилләшә барып, буыннан буынга тапшырылган. Яңа буын үз чиратында халык меңәр ел туплаган гореф-гадәтләрне, йолаларны санлап, телен-динен хөрмәтләп яшәгән. Олыга – олы дип, кечегә – кече дип караган. Картайган ата-анасын тәрбия кылуны, тудырган баласын багып үстерүне изге бурыч итеп санаган, бәндәнең рәнҗеш-каргышыннан, ананың бәддогасыннан уттан курыккан кебек курыккан. Хак хаклый белгән безнең халык: Аллаһхакын, ата-ана хакын, күрше хакын, тол-ятимнәр, ярлы-ябагайлар хакын, милләт хакын…

Район мәктәпләрендә милли тәрбия бирү татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә генә түгел, башка дәресләрдә дә алып барыла. Туган илебезнең матурлыгы, табигате, халкыбызның олы хезмәте балаларда кызыксыну һәм горурлык уята, көнкүреш хезмәте дәресләрендә милли аш-су пешерү серләре өйрәтелә.

Укучылар музейларга да бик теләп йөриләр. Һәр музейда татар һәм рус халкының милли киемнәре, көнкүреш кирәк –яраклары саклана. Район музее директоры “Ак калфак” оешмасы әгъзасыХаликова Ирина “Әбием сандыгы” почмагы булдырган. Биредә һәрчак җанлы әңгәмәләр үтә, беркем дә аннан тыныч кына үтеп китә алмый

Халкыбызның акыл иясе Риза Фәхретдиннең зирәк фикеренә колак салыйк: «Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», – дип кисәтә ул. Бу хакта даһи Тукаебыз да еш искәртә. Аның «тырыш яшьләй, зурайгач, җайсыз ул. Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!» дигән шигырь юлларын гына да искә төшерү җитә.

Кайберләребез тәрбия мәсьәләсенә килгәндә “әле бала кечкенә, аңлап җиткермәс, әле иртәрәктер” диеп фикер йөртәбез. Ни өчен иртәрәк?  Һәр нәрсәнең үз вакыты бар: бала мәктәпкә кадәр үз тирәсендәге мохит тәэсирендә формалаша. Моны табигать мизгелләре белән чагыштырырга мөмкин: билгеле бер вакытта гына кояш чыга, көн туа, яз килә һ.б. Кеше аңының, әхлагының формалашуы да эзлекле рәвештә бер вакытка туры килә.

Аллаһы Тәгалә һәрбер кешене теле һәм моңы белән яралта. Сабыена ягымлы, җылы, назлы бишек җырлары көйләгән ана шул җырлар аша баласына үзенең изге теләкләрен, өмет-хыялларын җиткерергә омтыла. Бишек җырлары зур тәрбияви көчкә ия, баланың теле ачылуда, зиһенен уятуда иң тәэсирле тәрбия чарасы. Әйе, тел балага бишектә үк – милли моң-җыр белән бергә сеңә, ныгый. Бишекҗырыбалагамиллихис сала, теле ачылугаюлача. Балаларбакчасында да бишекҗырларын тыңлау дәвам иткәндә, баланың рухи үсеше дәвам итә, үз гаилә мохитендә алган тәрбия чаралары балага әни кочагыннан аерылуны йомшаграк кичерергә ярдәм итә, дип саныйм һәм әлбәттә инде тирән тәрбия алып үскән сабый үсә төшкәчтен дә яман юлга басудан, начар гадәтләрне үз итүдән ераграк булачак.

Беркемгә дә сер түгел, әхлак нормаларын бозылган коточкыч вакытта яшибез. Кайбер яшьләрнең үз-үзләрен тотышына карасаң, чәчләрең үрә торырлык. Кем гаиләсендә, нинди шартларда тәрбияләнә икән бу бала дип уйлыйсың? Ата-анасы кемнәр икән соң бу баланың дип гаҗәпләнәсең? Әти-әнисе нәрсә карый икән дисең? Ә бит бу балаларның күбесе — “чит илдән кергән шаукым нәтиҗәсендә бозылып өлгергән” буын балалары. Араларында наркоман, “яшелелан” беләнмавыгучыата-аналарныңбалалары бар. Гаиләдәулбалаларныңкирәгеюк. Андааларныдорфалык, салкынлык, битарафлыкчолгый.

Районда авыр социаль хәлдә калган балалар белән эш Бәлигъ булмаган балалар белән эшләүче район Комиссиясе тарафыннан башланып китте. Мондый яшьүсмерләрне ачыклау, аларны район җитәкчеләре, депутатлар, иҗтмагый оешма җитәкчеләренә беркетеп, үз үрнәкләрендә тәрбияләү, спортка, иҗтимагый эшкә тарту һәм шул рәвешле бала күңелендә тормышның аның өчен  караңгы булган матур, кызыклы якларын ачып бирүнең мөмкин булуы инде расланган факт. Менә шуның өчен дә хатын кызлар оешмалары да тирәбедәге мондый хәлләргә битараф кала алмады. Без гаиләләрне шефлыкка алып, аларга бала тәрбияләүдә булышырга, тормышта балаларның үз урыннарын табарга ярдәм итәргә булдык. Бу бик катлаулы эш. Тик бергәлек, тырышлык, битараф булмау гына бу эшне башкарып чыгуда безгә ярдәмче була ала

Тәрбия эше үтә җаваплы, мөгаен иң авыр, шул ук вакытта мәрхәмәтле, изге хезмәт ул. Тәрбия эше ата-аналар катнашыннан башка мөмкин  түгел, һәрхәлдә, тулы да була алмас иде…

Һәр гаилә-зур һәм катлаулы дөнья ул. Аның үз гореф-гадәтләре, традицияләре, хәтта балалар тәрбияләү мәсьәләсенә үзенчәлекле карашлары да бар. Шуңа күрә ата-аналар белән эшләү индивидуаль якын килүне сорый. Яхшы психологик халәт урнашкан,  мәдәниятле һәм белемле гаилә белән -бер төрле, кыен  гаилә белән — башкача; өлкән буын вәкилләре (әби,бабай) булган тулы гаилә белән — бер төрле, ялгыз аналы гаилә белән — икенче төрле; күп балалы гаилә белән-бер төрле эшләү таләп ителә.

Бүгенге көндә районның ЗАГС бүлегендә үзәк район хастаханәсе һәм мәгариф идәрәсе катнашында  “Яшь әти-әниләр мәктәбе” эш алып бара. Анда халык педагогикасы нигезләрен, бишек җырларын өйрәнү, табиблар белән очрашулар оештыру, гаилә бюджеты нигезләрен, балаларны балалар бакчасына әзерләү, милли ашлар әзерләргә өйрәнү бара. Мондый мәктәп оештыруның максаты — гаиләләрне ныгыту һәм аларның җәүһәрләрен  саклау.

Тәрбия кылу ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләр, дини һәм дөньяви йолалар, хезмәт, гаилә һәм милли традицияләребез, җәмгыять тормышында урнашкан әдәп, әхлакый кыйммәтләр, ислам диненә салынган әхлакый һәм гуманистик идеяләр шәригать кануннарына нигезләнгән булган.

Кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән әхлак мәсьәләләре – намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы изге бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен Кеше булу кирәк.

Халкыбызның гореф- гадәтләре, бәйрәм-йолалары нигезендә, шулай ук халык педагогикасына нигезләнеп тәрбияләнгән бала гына әхлаклы булыр дип әйтәсе килә. Спорт, сәламәт яшәү рәвеше алып баруны пропагандалау белән бергә үз милли асылыбызга нигезләнгән тәрбия алып барылса, җәмгыятебез һичшиксез наркоманлык афәтеннән котыла алыр.

Шул максаттан чыгып дәүләт  оешмалары, иҗтимагый оешмалар һәм милли берләшмәләр катнашында наркоманлыкны кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвеше идеяләрен формалаштыруга юнәлдерелгән максатчан Программа булдыру кирәк дип саныйм. Тәрбия эше барышында мәдәни хәзинәбезне халык арасында тарату һәм саклау, мәдәни үзәкләрдә наркоманлыкны кисәтүгә юнәлдерелгән төрле мәдәни-тәрбияви чаралар уздыру, өлкәннәргә һәм үсеп килүче буынга наркотик һәм наркотик булмаган төрле психотроп матдәләрнең матдәләрнең сәламәтлеккә китергән зарары турында даими сөйләп, таныштырып тору кирәк.

Считаю, что необходимо разработать программу “Об организации взаимодействия государственных органов власти и национальных объединений в сфере профилактики наркомании и формирования идеологии здорового образа жизни»: в процессе пропаганды культурного наследия, на культурно-просветительских мероприятиях, в национальных центрах освещать вопросы наркопрофилактики; знакомить население с воздействием наркотических вещества на организм (в том числе на национальном языке).

Гаилә хәле, эштәге уңышы, милек казанышлары нинди генә булса да, һәр кешенең иң кадерле байлыгы – сәламәтлек. Кешенең сәламәтлеге – аның иң зур бәхете, дибез. Бу турыда барлык халыкларда, барлык телләрдә диярлек бик күп мәкальләр һәм әйтемнәр бар. Әгәр кеше сәламәтлеге хакында үзе кайгыртмаса, режим сакламаса, спорт белән шөгыльләнмәсә һәм начар гадәтләрдән баш тартмаса, аңа бер нәрсә дә ярдәм итмәячәк. Балаларыбыз да, гаиләләребез дә һәм җәмгыятебез дә сәламәт булсын!

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*