tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аш-су осталары өчен оештырылган мастер-классларның бүген чираттагылары булып узды
Аш-су осталары өчен оештырылган мастер-классларның бүген чираттагылары булып узды

Аш-су осталары өчен оештырылган мастер-классларның бүген чираттагылары булып узды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тырышлыгы белән аш-су осталары өчен оештырылган мастер-классларның бүген чираттагылары булып узды.

Татарстан, Россиянең башка регионнарыннан һәм чит илләрдән килгән 100дән артык  милләттәшләребез пәхләвә, талкыш-кәләвә, кечкенә һәм зур гөбәдия пешерү, корт ясау, тавык тутыру буенча мастер-классларда тәҗрибә тупладылар. “Тәмле булсын” рестораны хуҗабикәсе, танылган аш-су остасы, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең “Манзара” тапшыруының “Тәмле булсын” сәхифәсен алып баручы – Резедә ханым Хөсәенова һәм  “Казан” милли-мәдәни үзәгенең “Казан” ресторанының аш-су осталары килгән кунаклар белән үз тәҗрибәләрен бүлештеләр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*