tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” иң булган татар егетен сайларга булыша
“Ак калфак” иң булган татар егетен сайларга булыша

“Ак калфак” иң булган татар егетен сайларга булыша

Октябрь ахырында Казанда “Татар егете-2013” конкурсының шәһәр этапы узды. Бәйгенең жюри эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршында эшләүче “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова да катнашты.

Спорт әзерлеген бәяләүче ярышлар Казанның 175 мәктәбендә узды, анда Иделбуе районының 10 мәктәбе укучысы Алмаз Гайнетдинов һәм Вахитов районының 27 гимназия укучысы Руслан Мөхәммәдиев җиңеп чыктылар. Бәйгенең интеллектуаль туры Мәгариф хезмәткәрләре йортында үткәрелде. Монда да Руслан беренчелекне алды.

Кадрия ханым “Ак калфак” оешмасы исеменнән җиңүче егетләргә һәм 175 нче мәктәпкә бүләкләр тапшырды.

Әлфия Миңнуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*