
Киләсе 2014 нче елда Берлин шәһәренең Плетцензее төрмәсендә 11 җәлилчене җәзалап үтерүгә 70 ел тула. Аларга үлем җәзасы чыгарган Германиянең империя суды бу төркемне “Кормашев төркеме” дип атый. Чөнки алар билгеләвенчә, төп оештыручы булып нәкъ менә Гайнан Кормаш тора. Җәзалауны да фашистлар нәкъ менә анннан башлыйлар, үлгәндә Гайнан Кормашка 25, ә Муса Җәлилгә 38 яшь була.

Китапта әлегә кадәр киң җәмәгатчелеккә билгеле булмаган фактлар урын алган, геройның тормышына караган кызыклы вакыйгалар турында сөйләнә. Авторлар Гайнан Кормашның туганнары, классташлары, фронттагы иптәшләренең истәлекләрен, аның Актүбә шәһәрендә мәктәп директоры булып эшләгән дәверен һәм башка бик күп мавыктыргыч тормыш мизгелләрен ачып бирә алган.
Ренат Вәлиуллин