21-24 апрель көннәрендә Удмуртиянең башкаласы Ижау шәһәрендә «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы уза. Фестивальдә «Апуш» студиясенең Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче «Без» төркеме «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясенә лаек булып, Республика данын яклады һәм җиңү китергән «Мәкәрҗәдә театр» спектаклен Ижау тамашачысына тәкъдим итте. Тамашачылар һәм килгән кунаклар спектакльне бик яратып, җылы кабул итте, аягүрә алкышлады.
Катнашучылар шулай ук Ижау шәһәренең данлыклы зоопаркында булдылар, Лудорвай музей-тыюлыгына экскурсиягә бардылар һәм Удмуртиянең бай тарихы, мәдәнияте белән таныштылар.
Чыганак: “Апуш” татар балалар театр студиясе