Бүген Марий Эл Республикасының Медведево районы Руэм бистәсендә Марий Эл Республикасының татар эшмәкәрләре форумы узды. Тәүге тапкыр узучы форум эшендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров катнашты.
Үз чыгышында Данис Фәнис улы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Әлеге форумның мөһимлеген ассызыклап, эшмәкәрләрнең татар милли тормышын үстерүдә зур роль уйнаганын сөйләде. Бүгенге көндә Мордовия, Удмуртия республикаларында, Ульяновск өлкәсендә эшмәкәрләр клубларының җирле татар оешмалары белән уңышлы эшләүләрен әйтеп узды. Шулай ук Данис Фәнис улы җыелган эшмәкәрләргә Казанда инде дистә елдан артык Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре һәм Бөтенроссия татар эшмәкәрләре форумнары уздырылып килүе турында бәян итте.
Чыгышы ахырында Данис Шакиров Марий Эл Республикасы Татар автономиясе советы рәисе Рөстәм Дәминовка әлеге форумны оештыруы өчен зур рәхмәтләр җиткерде һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән җирле татар автономиясенә китаплар тупланмасы тапшырды.
Чарада шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, Марий Эл Республикасының Сәнәгать, икътисади үсеш һәм сәүдәгәр министры Владимир Халюзин һәм башка рәсми затлар катнашты.





