tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алексеевскида “Ак калфак” бәйрәме
Алексеевскида “Ак калфак” бәйрәме

Алексеевскида “Ак калфак” бәйрәме

19 мартта Алексеевскида “Ак калфак” бәйрәме үтте. Татарстанның бу район үзәгендә яшәүче татар ханымнары “Апельсин” кафесында бик матур бәйрәм оештырганнар иде.

Кичә җыр-моңга үрелеп барды, төрле бәйге, уеннар оештырылды. Ханымнарның бу матур башлангычын хуплан район башлыгы урынбасары Николай Чурин да да сәламләде.

Бәйрәм ахырында оештыручылар райондагы барлык кыз-хатынны Бөтендөнья татар конгрессы һәм татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы игълан иткән “Сабан туе батырына – чиккән сөлгем – минем бүләгем”, “Ил саклаучы батырга кулъяулыгым бүләгем”, “Күркәм гаилә” бәйгеләрдә катнашырга чакырдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*