tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Армия генералы, профессор, хәрби һәм тарихи фәннәр докторы Мәхмүт Гәрәев гүзәл затларны бәйрәм белән котлады

Армия генералы, профессор, хәрби һәм тарихи фәннәр докторы Мәхмүт Гәрәев гүзәл затларны бәйрәм белән котлады

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Армия генералы, профессор, хәрби һәм тарихи фәннәр докторы Мәхмүт Гәрәев “Мәскәү татар Штабы” хатын-кызлары белән очрашты. Мондый чаралар биредә матур традициягә әйләнгән. Бу хакта штабның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Генерал гүзәл затларны бәйрәм белән котлый, уңышлар тели. Ул аларга әйбәт кешегә кияүгә чыгып, тәртипле балалар үстерергә, әти-әниләрен хөрмәт итәргә, туйларына үзен дә чакырырга онытмаска киңәш итә.

“Мәскәү татар Штабы”ның координаторы Гөлнара Яруллина Мәхмүт Гәрәевка рәхмәтен җиткерде, яшьләр проектлары хакында сөйләде, үзләрендә уздырылучы чараларда Армия генералын һәрвакыт көтеп калуларын белдерде.

Мәхмүт Гәрәев белән очрашу татар җырларын җырлап тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*