tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урал федераль округы татар оешмалары җитәкчеләре Чиләбедә җыелды
Урал федераль округы татар оешмалары җитәкчеләре Чиләбедә җыелды

Урал федераль округы татар оешмалары җитәкчеләре Чиләбедә җыелды

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев  Чиләбе шәһәрендә Урал федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.

Чараның тантаналы өлешендә Чиләбе өлкәсенең Законнар чыгару Җыелышы рәисе урынбасары, Чиләбе өлкәсе халыклары Ассамблеясы җитәкчесеА.Л.Журавлев сәламләде.

Алга таба Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул мондый очрашулар Бөтендөнья татар конгрессы үсеше стартегиясен камилләштерү,  татар халкының этномәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм милли үзенчәлеген саклап калуда дәүләт һәм иҗтимагый структураларның партнерлык хезмәттәшлеген ныгыту максатларында уздырылуын билгеләп үтте.

“Кичә Новосибирскида Себер төбәге, бүген монда Урал төбәгендәге җитәкчеләрне җыйдык. Киләcе очрашу Хабаровскида, – дип белдерде В.Шәйхразиев. – Үзебезнең позицияләребезне югалтмас өчен  барыбыз да бергә кулга-кул тотынып эшләргә тиешбез. Без Рәсәйдә халык саны ягыннан 2 нче урында. Милләтне саклауys үзебездән башларга тиешбез. Без бер-беребезгә таянып алга барырга тиешбез”.

Очрашу ахырында Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Урал федераль округындагы татар иҗтимагый оешмаларының актив җитәкчеләренә рәхмәт хатлары тапшырды.

Очрашуда Курган, Свердловск, Төмән, Чиләбе өлкәләре, ХМАО-Югра автоном округы вәкилләре катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*