tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев: Чит төбәкләрдә яшәүче керәшеннәр “ятим” булып калырга тиеш түгел
Васил Шәйхразиев: Чит төбәкләрдә яшәүче керәшеннәр “ятим” булып калырга тиеш түгел

Васил Шәйхразиев: Чит төбәкләрдә яшәүче керәшеннәр “ятим” булып калырга тиеш түгел

Бүген Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Казан үзәгендә урнашкан Керәшен мәдәнияте үзәгендә булды. Әлеге үзәк күптән түгел, капиталь төзекләндерелүдән соң, ишекләрен ачты. Ачылу тантанасы киләсе елга билгеләнгән булса да, биредә инде тормыш кайный: бергәләшеп “Татарча диктант” акциясендә катнашканнар, керәшен мәдәниятенә багышланган фильм тәкъдим итү кичәсе узган, Республика керәшен оешмасының йомгаклау утырышы үткән, керәшен балалары өчен Яңа ел бәйрәме оештырылган, керәшен яшьләре бәйрәм кичәсе уздырган. Киләчәктә биредә музей, хореография залы, Якшәмбе мәктәбе, тавыш яздыру студиясе, грим бүлмәсе, милли костюмнар тегү, музыка уен коралларын эшләү буенча остаханә эшләячәк.

Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев үзәкне карап чыккансаң соң, югары бәя бирде: “Төзекләндерү эшләре сыйфатлы итеп ясалган, мондый үзәк – зур горурлык, биредә барлык уңай шартлар да тудырылган. Әлеге үзәк ярдәмендә милли кием, ризыклар, музыка аша керәшен мәдәниятен яшьләргә тапшырырга кирәк. Иң мөһиме милли мәдәниятне югалтмаска”, – дип белдерде ул.

Керәшен җәмәгатьчелеге белән очрашу барышында Милли шура рәисе киләчәктә Бөтендөнья татар конгрессының чит төбәкләрдә яшәүче керәшеннәр белән элемтәләрне ныгытырга җыенуы турында белдерде. “Курган, Чиләбе, Себер якларында, чит өлкә, илләрдә яшәүче керәшеннәр “ятим” булып калырга тиеш түгел. Әлеге үзәк аша элемтәләрне ныгытыйк”, – дип ассызыклап үтте Васил Шәйхразиев.

Очрашуда керәшен җәмәгатьчеле үзләрен борчыган актуаль сорауларын һәм тәкъдимнәрен әйтте, теләкләрен җиткерде.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*