tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Австралиядә яшәүче татарлар Мәүлидне бәйрәм итте
Австралиядә яшәүче татарлар Мәүлидне бәйрәм итте

Австралиядә яшәүче татарлар Мәүлидне бәйрәм итте

Австралиянең көньягында урнашкан Аделаида каласында татар җәмгыяте Мәүлид бәйрәменә җыелды.

Дини чараны үткәрү инициаторлары – Айшә һәм Зыя Маскилар. Аделаидада көн күрүче милләттәшләребез хәбәр итүенчә, бу бәйрәмне элегрәк тә билгеләп уза торган булганнар. Мөхәммәт Пәйгамбәр туган айда татарлар “гаилә” бәйрәмнәре оештырырга яраткан. Ә бу юлы яңа гына ишекләрен ачкан татар йортында – Татар җәмгыяте бинасында җыелганнар. “Бәйрәмдә яше дә, карты да катнашты. Яшь егетләр саф татар телендә чиратлашып Пәйгамбәр тормышыннан гыйбрәтле вакыйгалар сөйләде, җыелышып салаватлар әйттек. Барыбызга да уңайлы булсын өчен салават текстларын зур экранга чыгардык”, – дип хәбәр итә ерак илдә яшәүче кардәшләребез.

Мәүлид бәйрәме Мөхәммәт Пәйгамбәргә багышланган аятләр укудан башланган. Аятләрнең мәгънәләрен Аделаида татар мәхәлләсенең имамы Булат хәзрәт Ишмөхәммәтов җыелган халыкка төшендереп барган.

“Мәрхәбә” китабыннан борынгы татар мөнәҗәтләрен Айшә Маски һәм Мөшәррәф Вәли укыган. Татар мөнәҗәтләре гарәп имласында язылган һәм Казан нәшриятында инкыйлабка кадәр нәшер ителгән бу дини китап Маскилар гаиләсендә саклана һәм буыннан-буынга тарихи ядкәр буларак тапшырылып килә икән.

Ә төрек мөнәҗәтләрен Зыя Маски башкарып, махсус дога да укыган. Аделаидада яшәүче татарларны бергә җыйган дини бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итә (биредә хәләл һәм бик тәмле пиццаны мисырлылар пешерә икән). Милли, татлы ризыкларын исә татар ханымнары һәм кызлары үзләре әзерләгән.

“Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*