tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтачта “Күңелле ял итәбез” бәйрәм кичәсе
Балтачта “Күңелле ял итәбез” бәйрәм кичәсе

Балтачта “Күңелле ял итәбез” бәйрәм кичәсе

Балтач районы Нөнәгәр авыл китапханәсендә “Ак калфак“ иҗтимагый оешмасының  Нөнәгәр җирлегендәге бүлекчәсе  авыл китапханәсе белән берлектә 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә карата “Күңелле ял итәбез” бәйрәм кичәсе үткәрде. Кичәнең беренче өлешендә “Ак калфак” бүлекчәсе җитәкчесе Әхмәтханова Гөлсимә Дәмин кызы Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының эше белән таныштырды. Нөнәгәр җирлеге башлыгы Әхмәтханов Альфред Заһир улы хатын-кызларны бәйрәм белән котлады, бүлекчә эшчәнлегенә карата фикерләрен әйтте.

Икенче өлешне китапханә мөдире Дәминова Зөлфия Камил кызы уен-ярыш формасында алып барды. Кичәдә катнашучылар ике командага бүленеп төрле уеннар уйнадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.

Бу очрашу чәй өстәле артында матур җырлар белән үрелеп барды. Хезмәт ветераны Гафиятуллина Рауза Габдулла кызы үзенең яңа шигырьләре белән таныштырды. Әфганстан сугышы ветераны Нигъмәтҗанов Рамил Солтан улы Фасихов Наил Шамил улының Шәфигуллин Фагыйль Наил улы сүзләренә язган “Әфганстан әнкәм моңында” дигән өр-яңа җыр тәкъдим итте.

Бүлекчәгә йөрүче хатын-кызларыбызның кул эшләреннән “Хезмәт җимешләрем” күргәзмәсе дә сокланырлык иде. Бүлекчә  әгъзалары киләчәккә эш планына үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр. Кичәдән канәгать булып таралдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*