tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Форум эшен башлады
Форум эшен башлады

Форум эшен башлады

Иртән  “Проектлар аллеясе” эшен башлап җибәрде. Күргәзмәдә төрле ил һәм Россиянең төрле регионнарыннан килгән делегатлар үзләрендә татар телен, аның мәдәниятен үстерү һәм танытуга юнәлдерелгән проектларын тәкъдим иттеләр.
“Көзге очрашу” проекты (Германия). Аның төп максатларының берсе булып татар мәдәниятен һәм Татарстан республикасын Ауропа халкына таныту, чит илдә популярлаштыру тора. Проект киләчәктә һәр елны бер яңа Ауропа илендә заманча җыен оештыруны күздә тота.

KjWNCTSvhcY
Себер татар яшьләре фестивале (Новосибирск өлкәсе). Фестивальнең төп максаты – татар яшьләренең иҗади сәләтләрен үстерү, татар теленә һәм мәдәниятенә мәхәббәт уяту, Себер төбәкләрендә яшәүче татар яшьләрен таныштыру, дуслаштыру.
Хәрәкәт проекты (Мәскәү). Яшьләр проектларын үстерү, таныту һәм тәҗрибә уртаклашу. Киләсе өч елда татар проектлары лабораториясен булдыруны һәм даими рәвештә эшли торган татар проектлары грантлар фондын барлыкка китерүне күз алдында тота.
“Тукай язы” (Казахстан). Әлеге проект үз эченә Астанада беренче Тукай диктантын, беренче Тукайга багышланган кино атналыгын, “Шүрәле” поэмасы буенча балалар спектаклен тәкъдим итүне ала.

V--wkXoBE4k

Пленар утырыш алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы “Проектлар аллеясе” эше белән танышты. Ул Форумның кунагы .

VII Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы рәсми рәвештә ачык дип игълан ителде. Бүгенге пленар утырышта безнең спикерлар икетеллелек, милли яңарыш һәм татар яшьләре, белем һәм тәрбия темаларына чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*