enrutat
Баш бит / Без күп, без көчле
Без күп, без көчле

Без күп, без көчле

2016нчы елның 4нче август көнендә VII Бөтендөнья татар яшьләре форумына старт бирелде. Ике елга бер тапкыр уздырыла торган бу тарихи вакыйганың беренче көне, әлбәттә, делегатларның теркәлүе белән башланды. Һәрбер делегатка алдан махсус бүләкләр әзерләнгән иде. Яшьләр тарафыннан иң яратып кабул ителгәне, ул, мөгаен, “Без күп, без көчле” дигән сүзләр язылган һәм форум логотибы төшерелгән футболка булгандыр. Дөньяның 30 иленнән, Россия Федерациясенең 60 төбәгеннән һәм бөтен Татарстаннан башкалабыз Казанга җыелган делегатларның 55%ын кызлар, 45%ын егетләр тәшкил итте. Шулай ук делегатларның 15%ы гаиләле, 70%ы югары белемле икәне статистикадан билгеле. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: быел форумда беренче тапкыр Россиянең 7 өлкәсе һәм Австрия, Венгрия, Голландия, Грузия һәм Молдова илләре вәкилләре катнаша.

Төштән соң эшлекле уен – делегатлар белән танышу булды. Беренче эш итеп Тәбрис Яруллин Бөтендөнья татар яшьләре форумының асылы, эшчәнлеге, максатлары һәм моны координацияләүче команда турында җентекләп сөйләде. Танышуны рәис үзе, аның урынбасары Айрат Фәйзрахманов һәм киңәшчесе Рәдиф Кашапов алып барды. Делегатлар төркемнәргә бүленеп тә, чылбыр тезеп тә, face to face, пресс-конференция һәм башка эшлекле уен форматларында үзара танышты. Танышу вакытында иң зур делегация Башкортостаннан икәне ачыкланды. Анда барлыгы 48 кеше. Делегатларның күбесе өйләнмәгән һәм кияүдә булмаган студентлар. 900 делегат арасында 3 Айрат, 8 Ләйсән исемлеләр, 8 эшмәкәр, 5 дизайнер, 4 программист бар. Тәбрис Яруллин сүзләренчә, бу танышу — Казанда иң зур масштаблы танышу булды.

IMG_9914

Алинә Хәйруллина (ТР, Казан): “Мин 2014нче елны узган Форумда беренче тапкыр куратор булдым. Андагы атмосфера, андагы кешеләр һәм, гомумән, менә бу татар мохите үзенчәлекле һәм кызыклы булды, шуңа күрә мин быел да энтузиазм белән форумга куратор буларак килдем. Һәм, әйтергә кирәк, әгәр дә узган елны минем делегацияләр Россия шәһәрләреннән булса, быел инде чит илдән килгән делегатлар белән эшлим: Австрия, Венгрия, Великобритания, Финляндия, Швеция, Гарәп Эмиратлары, США, Канада, Бельгия һ.б. Алар белән эшләү үзе бер тәҗрибә, чөнки син төрле телләрдә алар белән аралашасың, татарлар бөтен Җир шарында булуын тоеп горурланасың. Чит ил делегатлары татарча бик әйбәт беләләр, сөйләшәләр”.

Юныс Шакиров (Чувашстан): «Безнең республикадан минем белән 10 делегат килде. Кәефләр бик шәп, чөнки оештыру дәрәҗәсе дә югары. Барысы да шундый якын тоела, күп танышларымны очраттым.  Форумда яңа дуслар табарга өметләнәм”.

Азат Миргаязов (Татарстан, “Гыйлем” проекты): “Мин форумда икенче тапкыр, 2014нче елда булган идем. Хәзер “Гыйлем” проектын презентацияләү өчен килдем. Акыл Фабрикасында Татар интернет-проектлары презентациясендә һәм 7нче август Печән базарында катнашачакбыз, 1000 данә “Гыйлем” газетасын чыгарачакбыз. “Гыйлем” сайтында БДБдан тыш чит ил вәкилләреннән күбрәк США, Германия, Казахстан, Төркиядән утыралар”.

Быелгы Форум программасында тагын бер яңалык ул -“Дөньякүләм татар кафесы” һәм монда ашау турында сүз бармый. Ике сәгать эчендә һәрбер теләгән делегация үз оешмасы турында сөйләп яңа идеяләре белән бүлеште. Чыгыш ясаучылар арасында Үзбәкстан, Чехия, Төркия, Алмания илләре бар иде. Кумыкиядән килгән делегатлар да үзләренең “Qumuqlar” оешмасының эшчәнлеге турында һәм “ВКонтакте” социаль челтәренең кумык телендәге Beta-версиясен булдырулары турында сөйләп киттеләр. Шулай ук “Керәшеннәр оешмасының” баш рәисе үз чыгышында Керәшеннәр форумы һәм башка үткәрелгән кызыклы чаралар турында, ә Новосибирсктан килгән делегатлар исә Себер татар яшьләре фестивале турында сүз алып бардылар. Күп кенә делегацияләр үз оешмаларының презентациясенә бик креатив килгәннәр – видеороликлар белән, милли киемнәрдә, хәтта уен форматында үткәрделәр. Чыгыш ясаучылар арасында шулай ук “Mardesign”, “Гыйлем”, “Сабыйлар” үзәге проектларының житәкчеләре дә бар иде.

Бизнес-очрашуга үз эшләрен татарча милли юнәлештә алып барган эшмәкәрләр килде. «Түбәтәй» татар фастфуды челтәрен оештыручыларның берсе — Солтан Сафин: «Бүгенге көндә яңалыкны табып була, белем җитми. «Түбәтәй»нең төп максаты кабартма сату түгел, ә милли продуктны дөньяви баскычка күтәрү». «Halal Guide» — Айрат Касыймов, Данил Гобәйдуллин: «Бизнесны ачу өчен, иң беренче планда аның халыкка кирәк булуы тора».

Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләренең киңәшмәсендә иртәгесе көн, форумның иң мөһим моментлары карап үтелде. Шулай ук Тәбрис Яруллин проектлар мәйданы хакында сөйләде, ягъни бу елны форумда барысы 50 проект тупланырга тиеш. Айрат Фәйзрахманов фикеренчә, проектларны күбрәк милли мәгариф системасына юнәлдерү кирәк.

Көн дәвамында кайбер делегатлар радио һәм телевидениедә интервью бирү бәхетенә иреште. Шундыйлардан Латвия делегаты Лилия Газишина “Татарстан” радиосында турыдан туры эфирда, Кемерово делегаты Руслан Мөхәмәтшин «Азан» радиосында һәм АКШтан Диляра Кашаева һәм Канададан Әмир Җиһаншин ТНВ каналындагы «Манзара» тапшыруында катнаштылар. Бу факт үзе бер зур күрсәткеч булып тора.

IMG_0302

Шулай итеп, VII Бөтендөнья татар яшьләре форумының беренче көне ахырына якынлашты. Барлык татар яшьләренең кичен татар альтернатив музыкасы концерты бизәде. Анда Зәринә Вилданова, Рәдиф Кашапов, Алинә Давыдова, Juna һәм Oscar&c7c5 төркемнәре чыгыш ясады. Концертны шагыйрә Йолдыз Миңнуллина алып барды.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*