tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөекбританиядә Сабан туе узган
Бөекбританиядә Сабан туе узган

Бөекбританиядә Сабан туе узган

Лондонда Сабан туе узган. Бу хакта ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмне ачу тантанасында җыелучыларны Россия Федерациясенең Бөекбританиядәге  Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Яковенко сәламләгән. Аның сүзләренчә, бәйрәм Россия мәдәниятенең байлыгын һәм төрлелеген чагылдыра. “Россиядә анда гомер кичерүче һәр милләтнең гореф-гадәтләренә зур хөрмәт белән карыйлар”, – дип белдергән ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабан туе кунакларына сәламләү хаты юллаган. Шулай ук Башкортстан Республикасының РФ Президенты карамагынданы Тулы вәкаләтле вәкиле Артур Шәйнуров мөрәҗәгате дә укылган.

Лондон Сабан туена килүчеләр көрәшне бик яратып караган, татар милли ризыкларыннан авыз иткән, милли киемнәр дә алар күңеленә хуш килгән. Анда татар милли киемнәре генә түгел, Россия һәм БДБда яшәүче башка милләт киемнәре дә күрсәтелгән. Сувенирларны да бик теләп сатып алганнар, уеннарда, күп санлы конкурс һәм мастер-классларда катнашканнар.

Сабан туе кысаларында рәссам Ринат Курамшинның Габдулла Тукайның тууына 130 һәм герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган картиналар күргәзмәсе дә оештырылган. Моннан тыш, “Этномәдәни традицияләр” сәнгать күргәзмәсе һәм БДБ оешуга 25 ел тулу уңаеннан “Этно Арт Фест” этнографик фестиваль-конкурс та үткән.

Лондон Сабан туен оештыруда Ethno Art Fest компаниясе карамагынданы Татар мәдәнияте үзәге, Бөекбританиядә Татарлар һәм башкортлар ассоциациясе, Россиянең Бөекбритания Берләштерелгән Корольлегендә һәм Төньяк Ирландиядәге илчелеге, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек эшләре буенча федераль агентлык һәм Россия ватандашларының координацион советы катнашкан.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*