tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның Яңа ел белән котлавы
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның Яңа ел белән котлавы

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның Яңа ел белән котлавы

Газиз милләттәшләр!

Якынлашып килүче Яңа 2017 ел белән Сезне ихластан тәбрик итәм! Балачактан һәркайсыбыз яратып, сагынып көтеп алган бу матур бәйрәм көннәрендә барчагызга да иң изге теләкләремне юллыйм.

Эшлекле чараларга, кызыклы очрашуларга бай булган, борчулы да һәм куанычлы да вакыйгалар китергән тагын бер елны озатып калабыз. Башкарган гамәлләребезнең нәтиҗәләре дә алдагы елларда милләтебез өчен файдалы булыр дип ышанасы килә. 2016 ел гади кебек тоелса да, һәммәбездән фикер аеклыгы, чиксез игътибарлык, мәрхәмәтлелек, кискен адымнардан сак булуны, һәр эштә төгәллек таләп итте. Без бер-беребезгә терәк, бер-беребезгә кирәк булып, кайгысын да, газабын да, шатлыгын да уртаклашып, иңгә – иң куеп бердәмләшеп эшләдек.

Киләсе елның татар дөньясы өчен тагын да җаваплы чараларга бай булуы көтелә. Иң мөһиме – чиратта бишъеллык хезмәтебезне бәяләүче һәм киләчәккә юнәлеш бирүче Бөтендөнья татар конгрессы съезды. Бу чараларны да бергәләп уңышлы гына уздырырбыз дип ышанам.

Кадерле дуслар! Бусагада яңа ел басып тора. Ел башы белән күңелләргә яңа өметләр, ышанычлар килә. Күңел түрләребезнең серле почмагында саклаган бар өметләр, бар ышанычлар тормышка ашсын. Яңа ел җилләре саулыкларыбызга ныклык, өебезгә иминлек, җаннарыбызга нур, ризыкларыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә якты илаһи рәхәтлек алып килсен. Гаилә учагыгыз сүнмичә балкып торсын.

 

Бөтендөнья татар конгрессы

Башкарма комитеты рәисе Р.З.Закиров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*