tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроcсия «Түгәрәк уен» татар фольклор фестиваленә 10 ел
Бөтенроcсия «Түгәрәк уен» татар фольклор фестиваленә 10 ел

Бөтенроcсия «Түгәрәк уен» татар фольклор фестиваленә 10 ел

2018 елның 29-30 июнь көннәрендә Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районында милли бәйрәмебез Сабан туе кысаларында X Бөтенроcсия «Түгәрәк уен» татар фольклор фестиваль-конкурсы уздырыла. Әлеге чараларда Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның да катнашуы көтелә.

10 ел элек Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка бистәсендә “Түгәрәк уен” беренче бөтенроссия татар фольклоры фестивале үткәрелә. Һәм бу фестиваль тора бара Россия төбәкләренең, якын чит илләрнең татар фольклор коллективларын берләштерә башлый. Бу чараларда Себер, Урал, Идел буе, аннары Кырым, Белоруссия, Балтыйк буе илләре коллективлары очраша, дуслаша, үз иҗатын күрсәтә башлый. Елдан-ел фестиваль абруй казана, популярлаша.

Бу еллар эчендә “Түгәрәк уен” фестиваль Төмән, Свердловск өлкәләре, Пермь крае, Самара өлкәсе, ике тапкыр  Татарстанда, Марий Эл, Кырым республикаларында үтте.

Һәм менә, 10 ел узгач, Фестиваль янә Иске Кулатка бистәсенә кайта. Бу катнашучы фольклор коллективлар өчен дә, аның оештыручылары – ТР Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге өчен дә бик мөһим вакыйга.

Быел фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Кырым, Марий Эл, Мордовия, Чувашстан, Удмуртия республикалары, Пермь крае, Әстерхан, Волгоград, Киров, Түбән Новгород, Самара, Свердловск, Төмән, Оренбург, Курган, Новосибирск, Омск, Пенза, Ульяновск, Чиләбе өлкәләреннән фольклор коллективлар катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*