tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чәчәкләр… сәхнәдә уянды
Чәчәкләр… сәхнәдә уянды

Чәчәкләр… сәхнәдә уянды

“Кызыл таң”ның җырлы кичләре”ендә Благовар районында туып-үскән сәнгать осталары концертыннан соң туган төбәгендә күренекле композитор Рим Хәсәновка, аның иҗатына карата игътибар кискен артты. Атап әйткәндә, 2015 елда, район тарихында беренче тапкыр, Рим Хәсәнов җырларын башкаручыларның “Чәчкәләр уяныр” дип аталган район фестиваль-конкурсы оештырылды. Агымдагы елда якташ-композиторның 70 яшьлек юбилее уңаеннан мәктәпләрдә һәм мәдәният учакларында, китапханәләрдә күләмле чаралар үтүен дә билгеләргә кирәк. Сентябрь азагында исә районның Мәдәният сараенда уздырылган “Чәчкәләр уяныр” Икенче җыр фестиваль-конкурсы Башкортстанның күп төбәкләреннән Рим Хәсәнов иҗатын якын итүчеләрне җыйды.

Рәсми рәвештә Благовар районы дәрәҗәсендә генә оештырылса да, җыр-моңга киртә булмагандай, һәр ике ел саен үткәрү планлаштырылган җыр сөючеләр бәйгесенең быелгысында катнашучыларның географиясе тагын да киңәюе табигый. Быел конкурста республиканың 17 районыннан һәм 3 шәһәреннән җәмгысы 150дән артык үзешчән һәм һөнәри әзерлекле җырчы катнашты. Алар арасында Ишембай һәм Зианчура районнарыннан башлап, Тәтешле төбәге вәкилләре дә бар иде. Чараның һөнәри яктан абруе үсүе хакында быелгы бәйгенең танылган сәнгать эшлеклесе Идрис Газиев җитәкчелеге астында үтүе дә сөйли, безнеңчә.

Конкурсның беренче турында 14 җыр ансамбле һәм 38 җырчының чыгышлары тың­ланып, шулардан 20гә якын номер йомгаклау концертына сайлап алынды.

Җыр фестиваленең җи­ңүче­ләрен ачыклау тантанасы данлыклы композиторга олы хөрмәт билгесе астында үтте. Благовар районы хакимияте башлыгы Юрий Коземаслов, Рим Хәсәновка юбилее уңаеннан истәлекле бүләк тапшырып, аның иҗатының туган төбәгендә киң билгелелек алуын, җырларының халыкта бүген дә популяр булуын билгеләде. Район җитәкчесе, шулай ук, Рим Хәсәнов җырлары фестивален район-ара, хәтта республика күләмен­дә үткәрү тәкъдиме белән чыкты.

Мәртәбәле чараның жюри рәисе Идрис Газиев, быелгы конкурсның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп, Рим Хәсәнов җырларының озак еллар дәвамында халык күңелендә саклануы белән бергә, бүген дә һөнәри сәхнәләр түреннән төшмәвенә соклану белдерде.

Рим Хәсәновның чыгышын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды да аягөсте тыңлады. Композитор фестивальне оештыруда зур ярдәме өчен район җитәкчелегенә, мәдәният бүлеге начальнигы Татьяна Едихка шәхсән олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Чәчкәләр уяныр” фестиваль-конкурсының җиңүчесе булып Чакмагыш районы вәкиле сыйфатында чыгыш ясаган Эльвир Халиков танылды. Әйткәндәй, Бүздәк районының Түреш авылында туып-үскән талантлы бу җырчы “Кызыл таң”ның җырлы кичләре”нең Бүздәк районы концертында моңлы һәм көчле тавышы белән сокландырган иде. Аңа Гран-прины автор үзе тапшырды. Моннан тыш, Маэстро Гала-концертта иң уңышлы чыгыш ясаучыларга шәхси бүләкләрен дә әзерләгән икән. Аларга Краснокама районыннан Ринат Сәлимҗанов, шулай ук, композиторның якташлары – “Серпантин” дуэты, “Кудерушки” урыс халык җырлары ансамбле һәм Языково авылыннан Әдилә Мос­таева лаек булды.

Киләсе фестивальне 2019 елның көзендә үткәрү килешенде.

Фәнүр Гыйльманов, Благовар районы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*