tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чирмешән районының “Ак калфак” оешмасы һәр авылга хас булган гореф-гадәтләрне күрсәтергә җыена
Чирмешән районының “Ак калфак” оешмасы һәр авылга хас булган гореф-гадәтләрне күрсәтергә җыена

Чирмешән районының “Ак калфак” оешмасы һәр авылга хас булган гореф-гадәтләрне күрсәтергә җыена

31 гыйнвар көнне  “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый  оешмасының чираттагы киңәшмәсе булып узды. Туган якны өйрәнү музеенда узуы  очраклы гына булмады. Чөнки Чирмешән җирлегендә “яшәгән” гореф-гадәтләрне барлау, көндәлектә куллану, аларны  торгызу  өстендә эш алып барыла. Киңәшмә барышында  2019 нчы елга планнарны тагын күзаллап  искәртеп уздык: “Ак калфак” оешмасы   бүлекчәсенең филиалларында кечкенә күләмдә пленар утырышлар уздыру, һәр авылга хас булган гореф-гадәтләрне күрсәтү, аш-су пешерү, чигү, тегү,  туку, сыру, һ.б. кул эшләре буенча мастер класслар күрсәтү планлаштырылды.

Балалар бакчаларында,мәктәпләрдә ата-аналар белән тел саклау темасына  әңгәмәләр оештыру, күпмилләтле район буларак толерантлылык темасына түгәрәк өстәлләр оештыру, “Ак калфак” оешмасының эшен, эш барышын халыкка дөрес итеп җиткерү турында сүз алып барылды. Оешмаларда  фольклор  ансамбль оештыру турында да тәфсилләп сүз алыштылар.

7нче феврал көнне Әмир авылында  узачак утырышта  Әмир авылы Аккалфаклылары “Юрган сыру” буенча мастер -класс күрсәтәчәк, дип хәбәр итә татар хатын-кызлары оешмасының Чирмешән районындагы бүлекчәсе.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*