tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дамир Исхаков: Татар халкының милли концепциясен яңадан төзергә кирәк
Дамир Исхаков: Татар халкының милли концепциясен яңадан төзергә кирәк

Дамир Исхаков: Татар халкының милли концепциясен яңадан төзергә кирәк

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында Башкарма комитетының сәяси җитдилеге буенча беренче урында торган “Татар милләтенең стратегик үсеше” комиссиясе эшләде. Аның утырышын галим Дамир Исхаков алып барды.

Бу юнәлештә Бөтендөнья татар конгрессы алып барган эшчәнлек хакында БТК БК рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин чыгыш ясады. Аның сүзләрен җыелган җәмәгать “оптимистик рухта” дип бәяләде

Бу комиссия утырышында күтәренке рухтагы башка хисаплар булмады. Милләт тормышындагы җитди проблемалар ачып күрсәтелде, алар турында ачынып сөйләнелде. Татар халкының танылган иҗтимагый лидерлары Фәндәс Сафиуллин, Нуриәхмәт Галишан, Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов һәм башкалар авырткан нокталарны барлап чыктылар. Ул да булса күпме сөйләнеп тә оештырылмаган милли университет, милли матбугатның һәм мәгълүмат тарату системасының аяныч хәле, милли мәгарифнең Россия күләмендә үлем хәлендә ятуы.

Галим Лилия Сәгыйтова чыгышы фәнни коры тел белән сөйләнсә дә, аяныч саннар белән тулы иде. Татар телендәге мәгълүмат чараларының куркыныч чиккә килеп терәлүен, мәсәлән, мондый саннар сөйли. Татарстанда үткәрелгән социологик сораштыру вакытында җавап бирүчеләрнең бары 2,7 % бары тик татар телендә телевизион тапшыру карый, һәм дә татар, һәм дә рус телендә 34% карый. Башкалары, аңлашыла ки, бары тик русча. Авыл җирендә яшәүчеләрнең бары тик татарча газет-журналлар укучылар – 36%, шәһәрдә яшәүчеләр – 8 %. Һәм татар, һәм русча укучылар авылда – 44%, шәһәрдә – 38%. Интернет өчен саннар тагын да кимрәк. Татарча сайтларга (барысына да: мәгълүмати, күңел ачу, белешмә һ.б.) ихтыяҗ барлыгын җавап бирүчеләрнең 16 % гына белдергән.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*