tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Димитровградтагы татар автономиясенә 15 ел
Димитровградтагы  татар автономиясенә 15 ел

Димитровградтагы татар автономиясенә 15 ел

Ульяновск өлкәсенең Димитродград шәһәре татар милли мәдәни автономиясе үзенең 15 еллыгын билгеләп үтте. Шәһәрнең җиде йөз кеше сыйдырышлы “Восход” мәдәният сарае ул көнне шыгрым тулы иде.

Фойеда автономиянең унбишъеллык эшчәнлеген чагылдырган күргәзмә эшләде, башкарган эшләрне чагылдырган фильм ясаганнар. Тамаша залына җыелган татарларны 15 еллык юбилей белән котларга Димитровград шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Саржанов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати аналитик Идарә җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева, Ульяновск өлкәсе татар милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин килгән иде.

Бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның котлавы яңгырады һәм милли тормышта актив катнашкан татарларга Бөтендөнья татар конгрессының “Рәхмәт хат” ы да тапшырылды. Бәйрәм Димитровград шәһәре үзешчәннәре чыгышы, Ульяновск татар мәдәнияте йорты җырчылары чыгышы белән бергә үрелеп барды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*