tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дипломнар тапшырылды
Дипломнар тапшырылды

Дипломнар тапшырылды

 

Моннан тугыз ел элек Ульяновск  өлкә татар  милли-мәдәни автономиясе  каршында  гарәп графикасында укырга-язарга һәм Ислам дине нигезләрен өйрәнү буенча 3 еллык курслар  ачылган иде. Шул вакыт эчендә аны 154  кан-кардәшебез тәмамлап чыкты. Өлкәнең үзәк мәчетендә чираттагы чыгарылыш кичәсе булып узды. Аны быел 25 укучы тәмамлады.

60-70 яшьлек  әбиләр һәм апалар әнә шулай беренче сыйныфтагы сабыйлар сыман гарәп хәрефләреннән иҗекләр, иҗекләрдән сүзләр төзеп изге Коръәнне укырга өйрәнәләр. Курсларның  җитәкчесе  хаҗия, мөгаллимә Асия Мөлекова

Шунысы игътибарга лаек – башлыча хатын-кызлар гына укый торган әлеге курсларны һәр елны да бер-ике ир ат та, малайлар да тәмамлап чыга. 12 яшьлек Газиз Мәүлетовне моннан өч ел элек әтисе алып килгән була. Дөньявый мәктәптә укыганлыктан, ул шимбә көннәрендә монда йөри алмаса да,  якшәмбеләрдә генә укып бүген имтиханны бишлегә тапшырып чыкты.

Диплом  алучыларның яшьләре генә түгел, географияләре дә төрле. Бу махсус курсларга шәһәрдән генә түгел, ә  өлкәбезнең  авыл-районнарыннан да йөреп укучылар байтак. Хезмәт ветераны, 73 яшьлек Рәфика  апа Бәдретдинова   Ишеевка  эшчеләр бистәсеннән йөреп  укыган.    Имтихан алыр өчен мәртәбәле комиссия составында укытучылар гына түгел, өлкә мөфтие, “Биләр” мәдрәсәсе мөгалимнәре дә бар.  Билетларда ислам дине нигезләре, корән буенча һәм әхлак темасына кагылышлы берничә сорау язылган.

Ислам дине нигезләрен  өйрәнү курсларының быел алтынчы чыгарылышы. Шул вакыт эчендә аны 154 кеше  тәмамлый.

Кышкы буранга, язгы-көзге яңгырларга да карамыйча бу ханымнар өч ел дәвамында һәр шимбә һәм якшәмбе  көннәрендә шәһәребезнең үзәк мәчетенә килеп традицион ислам дине нигезләрен  өйрәнделәр. Бүген   алар курсларны тәмамлау турында дипломнар  белән бергә  мәчетләр каршындагы мәдрәсәләрдә  һәм якшәмбе мәктәпләрендә  шәкертләрне укыту хокукы да алалар.

                        Рамис Сафин Ульяновски

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*