tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Дуслык – хәзинә” диләр Ижауда
“Дуслык – хәзинә” диләр Ижауда

“Дуслык – хәзинә” диләр Ижауда

14 гыйнварда Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгы «Халыклар Дуслыгы йорты» белән берлектә искечә Яңа елны каршылау кичәсе уздырды. Респуб­ликада эшләүче барлык милли-мәдәни оешмалар вәкилләре катнашында мондый бәйрәм уздыру матур традициягә әверелде. Быел бәйрәм Сочида узачак Олимпиада уеннарына багышланган иде. Төрле милләт вәкилләре ике командага бүленеп, тизлектә, зирәклектә көч сынаштылар. Бәйге төрле телләрдә яңгыраган җырлар белән үрелеп барды. Бу көн­не 107нче балалар бакчасы хез­мәткәр­ләре Брил­лиант Абдрахманова, Ләйсирә Юсупо­ва, “Иман” яшьләр берлеге рәисе Ринат Фәйзуллин, Айгөл Габдерәхимова, Лариса Гайнетдинова, Ландыш Минһаҗева җырлап, биеп, спорт уеннарында катнашып, татар милли оешмаларының данын якладылар.

“Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*