tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ел китабы” бәйгесендә җиңүчеләр исемлеге билгеле
“Ел китабы” бәйгесендә җиңүчеләр исемлеге билгеле

“Ел китабы” бәйгесендә җиңүчеләр исемлеге билгеле

Татарстанның Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган “Ел китабы – 2017” бәйгесенә йомгак ясалган. Бу турыда Милли китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Конкурста 328 китап катнашкан, шуларның 46сы – чәчмә әсәрләр (проза), 48е – тезмә әсәрләр (шигърият), 36сы – балалар әдәбияты, 58е – рус телендә чыккан матур әдәбият, 74е – татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 66сы – рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары.

Татарстан нәшриятларында 2017 елда дөнья күргән, 2018 ел дәвамында иң күп укылган китапларны билгеләүдә республиканың 1510 китапханәсе катнашкан. 15 мартта жюри һәрбер номинациядә җиңүчеләрне билгеләде, диелгән әлеге хәбәрдә.
Милли китапханә җиңүчеләр исемлеген игълан итте:

Чәчмә әсәрләр:
1 урын Дания Гайнетдинованың «Ялгыз таган»;
2 урын Фарсель Зыятдиновның «Ата күңеле балада…»;
3 урын Рафаил Газизовның «Ачык тәрәзәләр» китапларына бирелде.
Рөстәм Галиуллинның «Васыять», Булат Сәлаховның «Яратылмый калган ярлар» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Тезмә әсәрләр:
1 урынны Разил Вәлиевнең «Шагыйрь=Поэт=The poet»;
2 урынны Фәнис Яруллинның «Сөю бит ул картаюны белми»;
3 урынны Гәрәй Рәхимнең «Мин – табылдыклар өстәле» китаплары алды.
Рафис Корбанның «Дуслар җыры» китабы Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Балалар әдәбияты:
1 урынга Гүзәл Әдһәмнең «Әбием кем исемле?»;
2 урынга Нурия Сәйярнең «Әтәч менгән киртәгә»;
3 урынга Илүсә Нәбиуллинаның «Батыр керпе» китаплары чыкты.
Флера Мәрданованың «Зилзилә, Зиләйлүк һәм Җилбәзәк» китабы Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Рус телендә чыккан матур әдәбият:
1 урын Фирүзә Җамалетдинованың «Рассказы»;
2 урын Аяз Гыйләҗевнең «Давайте помолимся!»;
3 урын Ольга Иванованың «Нурсолтан» китапларына бирелде.
Равилә Шәйдуллина-Моратның «Ялантау» китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:
1 урынга Нурмөхәммәт Хисамовның «Тукай: бөеклеге һәм фаҗигасе»;
2 урынга Фираз Харисов белән Чулпан Харисованың «Рәсемле татарча-русча тематик сүзлек»;
3 урынга Туфан Миңнуллинның «Безгә бер җыр кирәк» китаплары чыкты.
Нурзия Сергееваның «Тылсымлы бизәк=Магия узора» китабы Кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:
1 урынны Булат Солтанбәковның «Гумер Усманов»;
2 урынны Азат Әхмәдуллинның «Фатхи Бурнаш»;
3 урынны Рушан Шәмсетдиновның «Живопись. Графика» китаплары алды.
Сергей Беловның «Татарские промышленники», Руслан Бушковның «Казанское угощение» китаплары Кызыксындыру бүләгенә лаек булдылар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*