tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мин татарча сөйләшәм» антипремиясе Иске татар бистәсендә урнашкан оешмаларга бирелде
«Мин татарча сөйләшәм» антипремиясе Иске татар бистәсендә урнашкан оешмаларга бирелде

«Мин татарча сөйләшәм» антипремиясе Иске татар бистәсендә урнашкан оешмаларга бирелде

«Мин татарча сөйләшәм» акциясенең «Тяжело с татарским» антипремиясе Иске татар бистәсендә урнашкан оешмаларга бирелде.

«Быел премиянең форматын үзгәрттек, ул шундый зур форматта. Ул Иске татар бистәсендә урнашкан оешмаларга бирелә. Алар пиарда һәм рекламада Иске татар бистәсен куллана, әмма татар телен кулланмыйлар», – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов.

Ул Иске татар бистәсә префектурасына бу премиянең ике тапкыр бирелгәнен искәртте.

Татар телен кулланган өчен премия, ягъни рәхмәт хаты белән «Фикс прайс» кибетләр челтәре алды. «Татарстандагы филиалларында барлык элмә такталары татар телендә алып барыла», – диде бүләкләүчеләр.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*