tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлбир Крганов Батыр районының Мактаулы гражданины булды
Әлбир Крганов Батыр районының Мактаулы гражданины булды

Әлбир Крганов Батыр районының Мактаулы гражданины булды

Россия мөселманнары Дини шурасы мөфтие, Россия Иҗтимагый палата әгъзасы, Чуваш Республикасы Диния нәзарәте мөфтие Әлбир Кргановка “Чуваш Республикасы Батыр районының Мактаулы гражданины” исеме бирелде. Дәрәҗәле исем бирелү хакында кичә Чуваш Республикасында “Заманча шартларда авыл биләмәләренең халәте, проблемалары һәм үсеш перспективалары” темасына уздырылган “Шыгырдан сөйләшүе” VII авыл икътисад форумының пленар өлеше вакытында билгеле булды.

Район депутаталары әлеге карарны мөфтинең төбәк социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше, киң җәмәгатьчелек даирәсендәге танылуы һәм рухи-әхлакый тәрбия юнәлешендә башкарылган эшләрен күздә тотып кабул иткән.

Әлбир Крганов үз чиратында, җиде ел эчендә әлеге форумның төбәкара дәрәҗәдә танылу алуын билгеләп узды.

“Форумның максаты – авыл кешесенең мөмкинлек, проект һәм идеяләре тормышка ашсын өчен, тоткарлаучы факторларны юк итү. Төп идеясе – хакимият вәкилләре, галимнәр, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре белән авылларны тотрыклы үстерү темасына уңышлы сөйләшү өчен авыл җирлегендә мохит тудыру”, – дип бәя бирде Әлбир Крганов.

Фәрит Салихов

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*