tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Европа татар яшьләре Стокһольмда очрашты
Европа татар яшьләре Стокһольмда очрашты

Европа татар яшьләре Стокһольмда очрашты

2-13 март көннәрендә Европа илләрендә яшәүче татар яшьләре Швеция башкаласында очрашты.

Дүрт ел элек оешып беренче форумнарын уздырган Европа татар яшьләре аралашып тора. 12-13 март көннәрендә 20ләп кеше Швеция башкаласы Стокһольмга җыелды. Алар арасында Ильяс Ямбаев (Франкфурт), Мария Мейшутович (Литва) кебек активистлар белән бергә яңалары да бар иде.

Бу юлы Минскидан килүчеләр бар иде, дип сөйләде очрашуга Чехиядән барган медицина студенты Эля Фәйзрахманова. Чехиядән алар Прагада консерваториядә укыган Аделия Гатауллина белән барып кайтканнар.

Яшьләр Стокһольмны караган, аралашкан, киләчәккә планнар корган. Европа татар яшьләренең чираттагы очрашуы Прагада узарга мөмкин.

azatliq.org

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*