tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстандагы татар оешмаларының координацион советы булачак
Башкортстандагы татар оешмаларының координацион советы булачак

Башкортстандагы татар оешмаларының координацион советы булачак

12 июль көнне Уфада күптән түгел  Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасында даими вәкиле булып билгеләнгән Ранэль Зиннәтуллин үт-күршедәге татар иҗтимагый оешмаларының лидерлары белән очрашу үткәрде.

Бу очрашуга Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе, Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы башкарма комитеты, “Берлек” мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы, “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы, Башкортстандагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары ассоциациясе, Башкортстанның татар иҗтимагый үзәге, “Рамазан” төрки милли-агарту үзәге, Татар морзалары мәҗлесе вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле чакырылган иде.

Җыелышка куелган төп мәсьәлә: Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиллек каршында Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмаларының эшчәнлеген координацияләү советын төзү. Бу тәкъдимне барлык вәкилләр дә бердәм хуплады. Алга таба Советның нигезләмәсен әзерләү турында килешенде, аның барлык пунктлары да бөтен оешмалар фикерен исәпкә алынып төзеләчәк. Аннан соң агымдагы елга чараларның күмәк планы билгеләнәчәк. Мондый очрашулар ай саен үтәчәк дип көтелә. Очрашуларның модераторы Ранэль Зиннәтуллин үзе булачак.

Төзеләчәк советка һәр оешманың бер вәкиле, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы, бизнесменнардан берәр вәкил керәчәк дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*