tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чебоксарда Татарстанның сәнгать осталары концерты уза
Чебоксарда Татарстанның сәнгать осталары концерты уза

Чебоксарда Татарстанның сәнгать осталары концерты уза

Чувашия Республикасының Чебоксар шәһәрендә XVIII Федераль Сабантуйга җыелган кунаклар бүген Татарстанның сәнгать осталары концертын карый. Чарада Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша.

Татарстанның сәнгать осталары концерты башланыр алдыннан Васил Шәйхразиев Чувашия башлыгы Михаил Игнатьев белән театр фойесында оештырылган күргәзмә белән танышты.

Театр сәхнәсеннән җыелган кунакларны Михаил Игнатьев сәламләде:

Мин барыгызны да Чувашия җирендә, безне берләштергән бөек Идел елгасы янында сәламләргә шатмын. Рәхмәтенме Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевичка, аның командасы әгъзаларына, дәүләт эшлеклеләренә, безгә кунакка Сабантуйда катнашу, аралашу өчен килгән төбәк автономияләре вәкилләренә рәхмәтемне белдерәм.

Аннары Васил Шәйхразиев котлау сүзләрен һәм Казаннан кайнар сәламнәрен җиткерде

Без мәдәниятебезне, традицияләребезне, гореф-гадәтләребезне сакларга тырышабыз. Әмма барыбер без, татарлар өчен, иң мөһим вакыйга булып Сабантуй тора Сабантуйны без көтеп алабыз, аны авылларыбызда, районнарыбызда, шәһәрләрдә, мәркәзебез Казанда үткәрәбез. Аерылгысыз өлеше булып, әлбәттә Федераль Сабантуй тора. Узган елда илкүләм Сабантуй программасын Әстерхан шәһәрендә төгәлләгәндә, тантаналы рәвештә Сабантуй әләме Чебоксарга тапшырылды. Безгә быел бу бәйрәмгә әзерләнү шулкадәр җайлы, рәхәт булды. Чөнки монда яшәгән һәм эшләгән команда республикада яшәүчеләр бәрабәренә барысын да эшли., – дип билгеләде Васил Шәйхразиев үз чыгышында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*