tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз
Котлыйбыз

Котлыйбыз

“Яңарыш” Төмән өлкәсе татарларының

иҗтимагый газетасы баш мөхәррире

А.М.Сәгыйтовага

 

Хөрмәтле Алсу Мөхәммәтәмин кызы!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне юбилеегыз – 55 яшь тулган көнегез белән ихлас күңелдән котлыйм.

Татарстаннан читтә нәшер ителүче татар телле газета-журналлар булу халкыбыз өчен зур сөенеч. Чирек гасырдан артык тарихы  булган “Яңарыш” газетасын җитәкләп, сез Төмән өлкәсендәге милләттәшләребезнең моң-зарларын да, шатлык-сөенечләрен дә белеп, тоеп торасыз.

Гомер бәйрәмегез үтелгән матур һәм бай тормышыгызга күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясардай бер форсат, киләчәккә максатлар билгеләү өчен бер мөмкинлек булсын. Сез кылган игелекле гамәлләр милләтебезнең якты киләчәге өчен эшләнә. Төмән өлкәсендә халкыбызның телен, динен, мәгърифәтен, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга, Сез үзегездән зур өлеш кертәсез. Әлеге изге гамәлләрегез белән Сез милләттәшләребезнең хөрмәтен казандыгыз һәм без сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Хөрмәтле Алсу ханым! Гомер бәйрәмегез уңаеннан Сезгә саулык- сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр һәм милләтебезгә тагын озак еллар дәвамында хезмәт итүегезне телибез.

 

 

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы

Премьер-министры урынбасары,

Бөтендөнья татар конгрессының

Милли шура рәисе       Васил  Шәйхразиев   

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*