tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Үзбәкстанда яшәүче татар эшмәкәрләре белән очрашты
Милли Шура рәисе Үзбәкстанда яшәүче татар эшмәкәрләре белән очрашты

Милли Шура рәисе Үзбәкстанда яшәүче татар эшмәкәрләре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә эш сәфәрендә. Сәфәр кысаларында ул Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган түгәрәк өстәл эшендә катнашты, мемориаль такта ачу тантанасында катнашты.

Сәфәр кысаларында Васил Шәйхразиев Үзбәкстанда яшәүче татар эшмәкәрләре белән дә очрашу уздырды. “Бүген узган чараларда җирле өлкә һәм шәһәр хакимияте вәкилләре катнашу халкыбызга карата хөрмәт буларак кабул ителә. Без Шиһабетдин Мәрҗани белән горурланабыз. “Мир Араб” мәдрәсәсе туристлар күп йөри торган урын, бүген ачылган истәлек урыны аша һәркем татарлар турында белә алачак”, – диде Васил Шәйхразиев бүген узган вакыйгаларга нәтиҗә ясап.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Бохара шәһәре үсеш юлында. Биредә эшмәкәрлекне үстерү өчен дә шартлар җитәрлек, татар эшмәкәрләренә мөмкинлекләр бар, – дип бу юнәлештә эшләргә кирәклеген ассызыклап узды Милли шура рәисе.

Үзбәкстанның татар эшмәкәрләре ассоциациясе рәисе Әнвәр Бегишев очрашуда катнашучы эшмәкәрләр һәм аларның эшчәнлеге белән таныштырып узды. Шулай ук Ташкент каласында татар мәдәни үзәкләренә ярдәм күрсәтү, үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр, Татар халкының үсеш стратегиясенә тәкъдимнәр яңгырады.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*