enrutat
Баш бит / Фәнир Галимов: Татар халкы этнотуризм объектларын бер-берсеннән узыша-узыша булдырсын иде
Фәнир Галимов: Татар халкы этнотуризм объектларын бер-берсеннән узыша-узыша булдырсын иде

Фәнир Галимов: Татар халкы этнотуризм объектларын бер-берсеннән узыша-узыша булдырсын иде

Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә туган якны өйрәнү һәм этнотуризмны үстерү мәсьәләләре хакында “Казан” милли-мәдәни үзәгендә фикер алыштылар. Башкалабызга илнең төрле төбәкләреннән «Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү: хәзерге торышы һәм перспективалары» конференциясенә җыелган делегатларның бер секциясе шушы темага багышланган иде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Секция барышында шактый гына кызыклы чыгышлар булды. Татарстанның төрле районнарыннан һәм илнең төрле почмакларыннан җыелган төбәк тарихына битараф булмаган кешеләр үз җирлегендә этнотуризмны үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Беренчеләрдән булып, Башкортстанның Туймазы районыннан “Бөтенроссия татар авыллары” оешмасының башлыгы Фәнир Галимов чыгыш ясады. Ул ассызыклап киткәнчә, халкыбызның бик күп гореф-гадәтләре бар, һәм шуларны без үзебезнең балаларга, оныкларыбызга биреп калдырырга тиешбез.  Моны күздә тотып, яшь буынны тарих белән таныштыру максатыннан Төмәнәк авылында “Бабай утары” дигән этноавыл булдырылган.

  • Балаларга бит сөйләп кенә аңлатып бетереп булмый. Үземнең 5 оныгым бар, мин аларга сөйлим дә үткәннәрне, алар аңламыйлар. “Ничек инде әби-бабаларыбыз шундый йортларда яши алган?”, — диләр.Боларны күрсәтү өчен без салам йортлар, читәннән үрелгән йортларны торгыздык. Алар анда ничек яшәгәннәр, ничек сәкеләрдә йоклаганнар, борынгы коралларны ничек куланганнар – һәрбер бала боларны үз кулы белән тотып карагач аңлый башлый, — ди Фәнир Галимов.

Бу этноавыл бик тиз популярлашып китә. Узган елда гына булдырылуга карамастан, “Бабай утары”на инде 5 меңнән артык туристны җәлеп итә алганнар. Музейга инде Австралия, Төркия, Кытай, Германия, Испания, Финляндия, Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар булып киткән.

Әмма, Фәнир Галимов сүзләренчә, бер музей белән генә туристларны кызыксындырып булмый. Күңел ачу чараларын да карарга кирәк. Төмәнәктә кышын да, җәен дә тюбинг шуу, атларда йөрү мөмкинлеген тудырганнар.

Хәзер исә, киләсе елда авылларында татар лагеры ачып җибәрү хыялы белән яналар. Икмәк,сөт кибеттә үсә дип санаган балаларга, боларның чынлыкта ничек барлыкка килүен күрсәтергә исәпләре.

  • Бер-беребездән күреп, өйрәнеп, чын татар кебек бер-беребездән арттырып, үстерик әле татар этнотуризмын, — дигән мөрәҗәгать белән тәмамлады үә чыгышын Фәнир Галимов.

Татарстанның Актаныш районы туган як музееның фонд саклаучысы Фәйрүзә Гобәйдуллина исә үз чыгышында этнотуризмны үстерүдә халык промыселлары роле мәсьәләсенә кагылды. Районда элек һәм бүгенге көндә популяр булган һөнәрчелек турында сөйләп китте ул. Аның сүзләренчә, туристлар тарихи урыннар, һәйкәлләр белән кызыксынудан тыш, халыкның көнкүрешен, кешеләрнең ниләр белән шөгыльләнгәнен дә күрергә тели. Шуңа күрә кул эшләнмәләре үрнәкләрен тәкъдим итү, алар өчен мастер-класслар оештыру таләп ителә, ди ул.

Курган өлкәсе Татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе урынбасары Вадим Зөлкәрнәев, этнотуризм объекты буларак Әлмән районы салалары турында сөйләп китте. Белгәнебезчә, бирегә күченеп килгән эчкен татарлары 5 татар авылына нигез салган.Район территориясендә туристларга кызыклы була алган объектлар бар. Әмма төп проблема инфраструктураның үсеш алмаган булуында икән. Вадим Зөлкәрнәев әйтүенчә, кунакханәләр, милли төсмерле ашханәләр, реклама, яңа маршрутлар төзү, сувенирлар җитештерү һ.б. җитми. Аның фикеренчә, төбәктә барыннан бигрәк этнотуризмның бер тармагы буларак вакыйгалы туризмны үстерергә кирәк.

Азнакай районыннан тарих укытучысы Айгөл Латыйпова үз районнарының данлы тарихы, истәлекле урыннары, күренекле шәхесләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бүген район турында 11 китап басылган. Этнотуризм башка халыкларның мәдәнияте белән якыннанрак танышырга, төрле милләтләр арасында толерантлык тудырырга ярдәм итә дигән фикер җиткерде ул үз чыгышында.

Ә менә Ярославль вәкиле үзләрендә, кызганычка, этнотуризм үсеш алмавын билгеләп китте. Мондый объектлар булдыру турында уйланучылар бар, әмма бу идеяләр әлегә барып чыкмый дип белдерде ул. Омсктан килгән делегат та төбәкләрендә татарлар сан буенча икенче урында булуына карамастан, бер генә татар этнографик музее да булмавын әйтте. Күп кенә халыкларның мондый музее булдырылган, ә татарларныкы әлегә кадәр юк. Хәзерге вакытта Омск өлкәсенең бер авылы нигезендә этнографик музей булдыру идеясе туган. Әмма аны тормышка ашыруда бер төркем проблемалар бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*