tatruen
Баш бит / Слайдер / Т.Яруллин: Тукайга тавыш бирдерү хәрәкәтен 30 ноябрьгә кадәр кыздырып торырга уйлыйбыз
Т.Яруллин: Тукайга тавыш бирдерү хәрәкәтен 30 ноябрьгә кадәр кыздырып торырга уйлыйбыз

Т.Яруллин: Тукайга тавыш бирдерү хәрәкәтен 30 ноябрьгә кадәр кыздырып торырга уйлыйбыз

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин “Казан” аэропортына Габдулла Тукай исеме өчен тавыш бирдерү хәрәкәтен 30 ноябрьгә кадәр җанландырып тору ниятләнгәнен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә белдерде.

“Мессенджерлар аша хатлар, рассылкалар юлладык, социаль челтәрләргә урнаштырдык. 30 ноябрьгә кадәр бу хәрәкәтне кыздырып торырга уйлыйбыз”, – диде.
“Аэропортларга, зур корылмаларга исем бирү – иҗтимагый яктан мөһим, хәтер белән дә бәйле ул. Без нәрсәне истә тотарга, кемне хөрмәтләргә тиешлегебезне белергә тиеш. Хәзерге заманда һәйкәл кую гына җитми. “Кешене онытасың килсә, аңа һәйкәл куй” дигән фраза да бар. Залларга, аэропортларга исем бирү – дөньякүләм уңай тәҗрибә. Сәфәр кылучы кунаклар аэропортның исемен күреп торачак”, – ди Тәбрис.

Ул Төркиядә Ататөрек исемендәге аэропортны үрнәк мисал итеп китерде. “Россиядә шәхесләрне танытып тора торган урынннар күп. Татар кешесе Казанда гына була ала, әлбәттә. Тукайга тавыш бирдертүне дәвам итәбез. Бөтен кеше дә бер фикердә булып, аңа тавыш бирсәк, ул бүленмәс иде, җиңү яулар иде”, – диде.

 

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*