tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Удмуртиягә гастрольгә китә
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Удмуртиягә гастрольгә китә

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Удмуртиягә гастрольгә китә

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Удмурт республикасына гастрольләр белән бара. Кариевлылар 20 февральдә – Чайковский, 21- Ижевск, 22- Воткинск шәһәрләрендә чыгыш ясаячак.

Удмуртия Республикасында кариевлылар беренче тапкыр чыгыш ясый. Күрше республикада яшәүче татарларга алар Т. Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектаклен күрсәтәчәк. Бу спектакльне узган ел Пермь өлкәсендә яшәүче татарлар бик җылы кабул иткән иде. Яңа ел бәйрәмнәрендә исә Самара шәһәрендә яшәүчеләр дә “Нигез ташларын” карау бәхетенә иреште.

Кариевлылар нәни тамашачыларын да онытмаган. Кечкенәләргә алар “Бүре һәм җиде кәҗә бәтие” әкияте буенча язылган “Бүре һәм Кәҗә” спектаклен күрсәтергә уйлый.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*