tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәйрия фонды – балаларга
Хәйрия фонды – балаларга

Хәйрия фонды – балаларга

Ульяновск шәһәрендә  өлкәнең “Сәдака һәм зәкәт” хәйрия фонды  сабыйлар өчен корбан аена багышлап “Ислам белән без бергә” дигән гаилә бәйрәме уздырдылар.  Залда ике йөздән артык  бала җыелган иде.

“Садака һәм зәкәт”нең сабыйлар өчен мондый чараны беренче тапкыр гына оештырулары түгел. Алар җәен шәһәр паркларының берсендә Рамазан бәйрәменә багышлап шундый ук хәйрия акциясе  уздырган иде.

Бәйрәмдә төрле милләт балалары булганлыктан, ул рус телендә алып барылды. Балаларны кызыксындыру өчен оештыручылар залның һәр почмагында диярлек кулдан һәртөрле эшләнмәләр ясау буенча мастер-класслар булдырган.

Бәйрәмгә килгән һәр сабый  һәртөрле уеннарда гына катнашып калмыйча, оештыручы абый-апаларыннан бүләкләр дә алу  бәхетенә ирештеләр.

Зал уртасына куелган сәхнәдә хаҗда киелә торган махсус кием-ихрамны әзерләү серләренә өйрәттеләр, хаҗ кылуга кагылышлы сораулардан торган викторина уздырдылар.

“Сәдака  һәм зәкат” фондының алдагы хәйрия акциясе декабрь аенда күп балалы гаиләләр һәм инвалид балалар өчен булачак.

Рамис Сафин,  Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*