Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә театрында зур премьера
Әтнә театрында зур премьера

Әтнә театрында зур премьера

7 октябрь көнне Т.Миңнуллинның “Ай булмаса, йолдыз бар” драмасы зур премьера алдыннан театрның сәнгать советына, журналистларга тәкъдим ителде. Әтнә театрының атасы, аксакалыбыз Гомәр ага Мәрдәнов спектакльне, артистларның уенын югары бәяләде, пьесаның тапталмаган булуын ассызыклады, киңәшләрен бирде. “Әтнә таңы” газетасы журналисты Сүрия Мингатина да үз фикерләре белән уртаклашты. Якташыбыз Альберт Шакиров исә спектакльгә карата бәяләмәсендә дә үз стилендә калды: “Баш миен соңгы тамчысына кадәр сыгып бетерә торган, искиткеч әсәр” – диде ул, премьераның уңышын юрап.

Театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев исә бу кичтә мактауларга саранрак булды. Кимчелекле якларны, игътибар ителергә тиешле нечкәлекләрне билгеләп үтте. Тирән психологизмга корылган, уйландыра торган спектакль яраткан Казан тамашачысына да, Әтнәнең зәвыклы-затлы театр сөючеләренә дә ошар, заллар һәрвакыттагыча тулы булыр дип ышанасы килә.

Гөлүсә Батталова

http://www.atnya-rt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*