tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ХХ гасыр башының «Тулы рус-татар сүзлеге» Интернетка куелды
ХХ гасыр башының «Тулы рус-татар сүзлеге» Интернетка куелды

ХХ гасыр башының «Тулы рус-татар сүзлеге» Интернетка куелды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты электрон китапханәсе darul-kutub.com ачык төстә «Тулы рус-татар сүзлеге» басмасын урнаштырды. 35 000 сүз туплаган китап белән һәркем таныша ала.

Сүзлекне Габдрахман Кәрам һәм Солтан Рәхманкулов исемле авторлар төзегән һәм аны 1920 елда Казанда нәшер иткәннәр. Басма иң бай эчтәлекле рус-татар сүзлекләре исәбенә керә һәм 35 меңнән артык сүзне үз эченә ала.

«Тулы рус-татар сүзлеге» С.Рәхманкуловның 1911 елда дөнья күргән «Русча-татарча мөкәммәл лөгать» сүзлеге басмасына өстәмә булып тора. Әлеге күләмле хезмәт (25000 сүз, 624 бит) шулкадәр популяр була, 1920 елда тагын бер тапкыр өстәмәләр белән нәшер ителә. Солтан Рәхманкулов (1888-1916) татар лексикографиясе үсешенә зур өлеш кертә.

Сүзлектә гарәп графикасы кулланыла, сүзлекнең кайбер мәкаләләрендә татар сүзләренең шактый тулы синонимик рәтләре китерелгән. Лексикографик кыйммәтеннән тыш, әлеге хезмәт татар һәм рус халыклары тормышы турында тулы күзаллау тудырырга ярдәм итә.

http://dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*